Кама һәм Иж елгалары арасында, Удмурт Республикасы һәм ТР территориясендә (Иж һәм Бимә субүләрендә көньяк-көнбатыш чик); төньякта Үзәк Удмурт түбәнлеге белән чиктәш.

Өстенлек итүче биеклек – 180-200 м, максималь — 248 м, ТР территориясендә – 229 м. Өслеге Пермь системасы Казан һәм татар ярусларының известьташ, доломит, балчык, мергель һәм комташларыннан тора; елга үзәннәрендә аллювиаль утырмалар үсеш алган.

Территория елга үзәннәре, сыза һәм ерымнар челтәре белән тармакланган. Татарстан чикләрендә Бимә, Кады, Шихостанка кушылдыклары белән Кырыкмас һәм башка кече елгалар ага, алар Иж һәм Кама елгаларына коя.

Елга үзәннәренең күп өлеше асимметрияле: көньяк һәм көньяк-көнбатыш битләре текәрәк, төньяк һәм төньяк-көнчыгыш битләре авыш.

Табигый үсемлекләр сизелерлек дәрәҗәдә кимегән. Караңгы ылыслы һәм катнаш урман участоклары, комсу һәм комсыл балчыклы елга террасаларында нарат урманнары сакланган.