Биографиясе

1925 елның 15 ноябре, Лаеш кантоны Караеш авылы – 1995 елның 5 мае, Чаллы шәһәре, Караеш авылында җирләнгән.

Казан сәнгать училищесен (1952), Львов гамәли һәм декоратив сәнгать институтын (1958) тәмамлый.

РСФСР Сәнгать фондының Бурятия (Улан-Удэ шәһәре, 1958 елдан), Хабаровск (Комсомольск-Амур шәһәре, 1962 елдан), Магадан (Магадан шәһәре, 1971 елдан) бүлекчәләрендә эшли.

1973 елдан Чаллыда сәнгать училищесендә укыта (1984).

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1981).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Иҗаты

Байкал күле, Саян таулары, Чукотка күренешләрен сурәтләгән пейзажлар («Байкалда» 1959; «Тункин үзәне» 1959; «Себернең руда карьерлары» 1961; «Хамар-Дабан сыртлары» 1962) иҗат итә, Ерак Көнчыгыш өлкәләренең район үзәкләре мәдәният йортлары өчен пейзаж характерындагы монументаль рәсемнәр эшли. Индустриаль пейзаж жанрындагы әсәрләре рәссамның иҗади казанышы булып тора. «Кама ГЭСы казаны» (1973–1974), «КамАЗ җирендә» (1975), «КамАЗның кою заводы» (1975) һ.б. картиналарында Кама буендагы сәнәгать комплекслары төзелешенең романтикасын һәм киң колачын чагылдыра, Кама төбәген индустриальләштерүнең сәнгатьчә елъязмасын тудыра.

1970 еллар ахырында Байкал-Амур магистрале төзелешенә багышланган картиналар сериясен эшли. Аның нәкышь әсәрләре табигать күренешләреннән алынган ихлас хисләр, җылы кызыл-көрән, охра төсләр гаммасына баетылган буяуны кыл-каләм ярдәмендә киң итеп майлап эшләве белән үзенчәлекле. Зона («Совет Ерак Көнчыгышы», 1964, 1967; «Зур Идел», 1974, 1980), республика («КамАЗга багышлана», 1973, «Ел йомгаклары», 1974, 1975; «Туган як», 1978 һ.б.) күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1985, 1995 елларда Чаллыда уза. Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләренең картиналар галереяларында саклана.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

ЧервоннаяС.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Вашуров Андрей Иванович. 1925–1995: Буклет. Сочи, 1997.

Автор – Е.П.Ключевская