Эчтәлек

XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөзнең беренче яртысы.

Аның тарафыннан турыпочмаклы известьташка уеп эшләнгән кабер ташлары Әлмәт районы Гөлбакча авылы зиратында сакланган. Алар үлчәмнәренең зур булмавы белән аерылып тора (55×21×14 см), өске өлешләре традицион кабер ташларына хас рәвештә түгәрәкләнмәгән. Истәлек язуы ташның алгы ягына гарәп язуының тәгъликъ» стилендә тирән уеп кисү техникасында башкарылган. Текстта традицион Коръән гыйбарәләре бар; даталарны күрсәткәндә рим һәм гарәп цифрлары кулланылган. Язулар бизәкләр белән нәкышьләнмәгән. Ташларда оста үз имзасын «Язучы – Хәйрулла угылы Гайнулла» дип уеп язган.

Әдәбият

Әхмәтҗанов М. Үлгәннәрнең каберен бел: Әлмәт төбәге эпиграфик истәлекләре. Казан, 2000.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов.