Биографиясе

1923 елның 23 декабре, Сембер губернасы, Сембер өязе Яңа Ирикәй поселогы — 2020 елның 18 ноябре, Казан.

Казан университетының география факультетын тәмамлый (1949). 1959–1986 елларда СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында, этнография төркеме мөдире (1972 елдан).

1971–1986 елларда «Татар халкының тарихи-этнографик атласы» («Историко-этнографический атлас татарского народа», 2002) дигән фундаменталь хезмәтнең җитәкчесе. 1986–2013 елларда ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Дәүләт татар фольклоры үзәгенең (2010 елдан Республика традицион мәдәният үсеше үзәге) әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, ТР Милли музее консультанты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең милли киемнәр буенча консультанты.

Хезмәтләре татар этнографиясенә, милли кием-салымны өйрәнүгә карый.

Дәүләт бүләгенә «Татарлар» («Татары», М., 2001) коллектив монографиясен төзүдә катнашканы өчен лаек була.

Хезмәтләре  

Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967 (автордаш);

Очерки общей этнографии: Европейская часть СССР. М., 1968 (автордаш);

Татары-мишари. М., 1972;

Татарская народная одежда. К., 1997;

Народный костюм татар-кряшен = Керәшен татарлары киеме. К., 2005.