Биографиясе

1891 ел, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Корчажки авылы – 1920 ел.

1918 елда Солдат һәм крәстиян депутатларының Зәй советы секретаре, РКП(б)ның Зәй волость комитеты рәисе, Уфа губернасының Зәй волосте хәрби комиссары.

1918 елның август – сентябрендә Минзәлә өязендә чех-словак корпусы һәм Комучның Халык армиясе тылында хәрәкәт иткән партизан отрядын җитәкли; соңрак Кызыл Армиядә коммунистик батальон командиры, 28 нче дивизиянең 40 нчы полкы комиссары.

Казанны акгвардиячеләрдән азат итүдә катнаша.

1919 елдан Көньяк фронтта.

Тифтан вафат була.

Әдәбият

Пуцкова З.С. Горбунов Иван Яковлевич // Борцы за счастье народное. Казань, 1967.

Автор – Е.Б.Долгов