70 тән артык төре билгеле, башлыча, Төньяк ярымшарның уртача поясында киң таралган. ТРда бер төре – Себер балтырганы (H. sibiricum) очрый. Дымлы болыннарда, ташландык җирләрдә, елга буйларында, куак араларында үсә.

80–150 см озынлыктагы үсемлек. Тамыры юан, орчыксыман, тышкы яктан саргылт, эче ак. Сабагы кабыргалы, төкле, өске өлеше ботаклы. Яфраклары каурыйсыман яки өчәрле, пластинкалары 20–50 см озынлыкта һәм шундый ук киңлектә. Чәчәкләре катлаулы чатырда, яшькелт-сары аерчалы. Җимеше – озынча түгәрәк икеорлыкча. Июль ахыры – август башында чәчәк ата. Орлыклардан үрчи (бер үсемлек 8 меңгә якын орлык бирә).

Яфраклары, сабагы һәм яшь бәбәкләре ашарга яраклы. Яшел өлешләре С витаминына, каротин, аксым, шикәр, дуплау матдәләре, тимер, никель, марганец, бакырга һ.б. бай.

Эфир мае булу сәбәпле, балтырганның үзенчәлекле исе бар.

 Халык медицинасында аппетитны ачу өчен, гастрит һәм тире авыруларын дәвалаганда файдаланыла.

Декоратив, баллы үсемлек.

Сирәк кенә биеклеге 3 м җитә торган Сосновский балтырганы (H. sosnowskyi) очрый