Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының көнбатыш өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 1951 кв.км. Үзәге – Бакалы авылы (Уфа шәһәреннән 175 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 27227 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда –15360 кеше (1939 елда – 24951, 1970 елда – 25709, 1979 елда – 20305, 1989 елда – 20093, 2002 елда – 16710 кеше).

Районда кырык җиде татар, дүрт татар-башкорт, өч татар-рус, бер татар-чуаш авылы. Иң зурлары: Иске Корыч (2016 елда –1608 кеше), Мостафа (819), Иске Балыклы (523), Камышлытамак (510), Яңа Катай (448), Яңа Урсай (419), Иске Куян (419), Куштирәк (347).

Татар җәмгыяте тормышы

Хәзерге вакытта районда «Моң» вокаль ансамбле, «Уралым» бию ансамбле, район мәдәният йортының татар драма коллективы (барысы да – Бакалы авылы), «Сөнәкәй» керәшен фольклор ансамбле, «Сандугач» балалар фольклор ансамбле (икесе дә – Үмәр авылы) эшли. Моннан тыш, унбер татар һәм сигез керәшен фольклор ансамбле бар.

2015/2016 уку елында унсигез мәктәптә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Татарча «Авыл таңнары» газетасы нәшер ителә.

Күренекле кешеләре

Бакалы районында:

  • Советлар Союзы Геройлары Т.Л.Нуркәев (Үстем авылы) һәм М.П.Петров (Иске Шәрәшле авылы),
  • дәүләт һәм хәрби эшлекле Д.Б.Мурзин (Иске Балыклы авылы),
  • дәүләт эшлеклеләре Р.Х.Зарипов (Куштирәк авылы) һәм У.Р.Латыйпов (Катай, хәзер Яңа Катай авылы),
  • техник фәннәр докторы З.Т.Галиуллин (Яңа Урсай авылы),
  • язучылар һәм шагыйрьләр М.М.Басыйров (Иске Балыклы авылы), Л.М.Зөлкарнәй һәм Ф.М.Зөлкарнәй (Куштирәк авылы), Җ.Фәйзи (Иске Балыклы авылы),
  • драматург Н.Асанбаев (Ахман авылы),
  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты Г.Мөхәммәдиева (Куштирәк авылы).