Биографиясе

1886 елның 6 августы, Казан – 1973 елның 14 ноябре, шунда ук.

Казан университеты физика-математика факультетының табигать бүлеген тәмамлаганнан соң (1910 ел), 1922 елга кадәр шунда ук, бер үк вакытта Казан политехник институтында укыта (1920–1922 еллар).

1922 елда Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтының агрохимия кафедрасын оештыра һәм җитәкли (1930 елдан Казан авыл хуҗалыгы институты) һәм 50 елдан артык аның алыштыргысыз җитәкчесе була.

Педагогик эшчәнлеген җитәкчелек эше белән бәйләп алып бара, декан урынбасары, декан (1925–1929 гг.), проректор (1929–1934 гг.) вазифаларын башкара.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре игенчелектә фосфорлы һәм яңа формалы ашламалар куллануга, җирле фосфоритларны һәм туфракның агрохимик үзенчәлекләренә аларның тәэсирен өйрәнүгә карый. Аның тарафыннан җирле агроруданы бәяләү уздырыла, алардан ашламалар алу ысуллары эшләнә һәм җитештерү сынала.

Татарстан һәм Чуаш АССР территориясендә фосфоритларның ятмалары җентекләп өйрәнелә, фосфорлы ашламалар алу өчен аларны термик һәм химик эшкәртү ысуллары тәкъдим ителә. Нәтиҗәдә Чуаш АССРның Вурнар заводында фосфорит оны (1930 ел), Казанның фотожелатин заводында преципитат җитештерү (1963 ел) оештырыла.

Бүләкләре

Ленин ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

К вопросу о методах определения окисей железа и алюминия в фосфоритах. Казань, 1925;

Опыты получения суперфосфата и преципитата из фосфоритов Чувашской АССР. Казань, 1935.

Автор – М.З.Гайнетдинов