Биографиясе

1923 елның 27 гыйнвары, Саратов өлкәсенең Дергачёв районы Алтата авылы – 1951 елның 6 июне.

Кече лейтенантлар курсын тәмамлый (1942).

1942 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 383 нче укчылар полкы взводы командиры (60 нчы армиянең 121 нче укчылар дивизиясе). Воронеж, Үзәк, 1 нче һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск шәһәрен (1943), Украина, Белоруссия, Польша һәм Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша.

1943 елның 4 сентябрендә Чумаково авылы (Конотоп шәһәреннән көнчыгыштарак) янында барган сугышта батырлык күрсәтә.

Сугыштан соң СССР Оборона министрлыгының офицерлар составы белемен күтәрү курсларын тәмамлый (1945). 1946 елдан запаста.

Бүләкләре

Ленин, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Герои Приуралья. Уральск, 1965.

Герои Советского Союза – казахстанцы. Алма-Ата, 1968. Книга 1.