Эчтәлек

Актай елгасының (Иделнең сул кушылдыгы) түбәнге өлешендә Спас районы Коминтерн посёлогы янында урнашкан.

Коминтерн комплексы истәлекләре 1960–2000 елларда Е.П.Казаков, П.Н.Старостин һ.б. тарафыннан тикшерелә.

Таш гасыр туктаулыгы (палеолит); бронза гасыр курган каберлекләре һәм туктаулыклары; Имәнкискә һәм Турбаслы культураларына караган шәһәрлек, авыллыклар һәм каберлекләр (к. Коминтерн II каберлеге); Болгар культурасы шәһәрлеге, авыллыклары һәм каберлекләре керә. Болгар торулыкларында торак-хуҗалык һәм җитештерү корылмалары калдыклары табыла; күпсанлы артефактлар: Алтын Урда чорына нисбәтле хезмәт һәм сугыш кораллары, әйләнмәле ысул белән һәм әвәләп ясалган керамика калдыклары, ат дирбияләре, кием детальләре, төсле металлдан эшләнгән бизәнү әйберләре, көмеш һәм бронза тәңкәләр җыеп алына.

Күп кенә истәлекләр тулысынча юкка чыккан, Куйбышев сусаклагычы сулары тәэсирендә җимереләләр.

Әдәбият

Старостин П.Н. Памятники именьковской культуры // Свод археол. источников. М., 1967. Вып. 1–32;

Казаков Е.П., Старостин П.Н., Халиков А.Х. Археологические памятники Татарской АССР. К., 1987.

Автор – Е.П.Казаков