Дин, хакимият-хуҗалык, мәдәни-агарту мәсьәләләрен хәл иткән.

Гминада югары хакимият елга бер тапкыр чакырылган гомуми җыелыш карамагында булган, анда идарә сайланган (аның составына руханилар һәм дөньяви затлар, 1936 елдан фәкать руханилар – имамнар гына кергән).

Гмина идарәсе турыдан-туры Польша-Литва татарлары мөфтиятенә буйсынган.

1936 елда мөфтият карары белән идарәләр бетерелә, аларның вәкаләтләре имамнар кулына күчә.

Һәр гминаның үз фонды була, аның акчалары мәчетләр, мәхәллә йортлары, мәктәпләр төзүгә һәм төзәтүгә, зиратларны карап торуга, мәхәлләнең ярлы кешеләренә ярдәм күрсәтүгә тотыла.

1939 елга кадәр 19 гмина була, аларның 9 ы – Новогруд, 2 се – Белосток воеводаларында, 1 се Варшавада урнаша.

Автор – Я.Я.Гришин