- РУС
- ТАТ
(«Кызыл капка») Казанда, монументаль архитектура истәлеге
Юбилей аркасы. 1888 ел
Архитекторы И.П.Котелов. Гомуми күренеше
Дары бистәсенең уртасында Дары заводына төп керү юлында (хәзерге Р.Петров паркына төп керү урыны) төзелә.
Юбилей аркасы архитектор И.П.Котелов проекты буенча 1888 елда заводның йөз еллыгы уңае белән куела, өч өлештән тора, урта өлешенең биеклеге 12 м. Аңа ике яклап һәрберсенең биеклеге 6 м булган 2 җәяүлеләр а`ркасы кушып салына. Үзәк а`рка стильләштерелгән тоскан ордеры ярымколонналарына утыртылган киң архивольт белән каймалана. Архивольтка рус телендә «Казан казна заводы» дип чокып язылган. Капканың өске өлеше профильле кәрнизләр һәм чыгынтылы аттиклар белән төгәлләнә. А`ркалар тирән итеп рустланган пилястралар белән бизәлә. Үзәк өлеш фризындагы картушларда заводның нигезләнү һәм юбилей еллары күрсәтелә (1788–1888). Тимпанда Екатерина II һәм Александр III нең кабарынкы итеп эшләнгән вензельләре куела. А`рка дары ядрәләре һәм туп көпшәләреннән корылган, иң өскә лавр яфракларыннан үрелгән такыя куелган пирамида рәвешендәге композиция белән очлана. Юбилей аркасының төсләр чишелеше диварларның кызыл кирпеч төсендә («Кызыл капка» дигән икенче атамасы шуңа бәйле) һәм детальләрнең ак төстә булуыннан гыйбарәт. Гомумән, а`рканың бизәлеше классицизм юнәлешенең эклектика стилендә башкарыла.
1988 елда Юбилей аркасы төзекләндерелә һәм анда совет чорында юкка чыгарылган тарихи детальләр торгызыла.
Памятники истории и культуры в Казани. К., 1982.
Автор — Х.Г.Надыйрова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.