Тарихы

1678 елга кадәр Иске Йорт авылыннан күченүчеләр нигез сала.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше, киез итек басу, тире иләү һәм аркан ишү кәсепчелеге, сәүдә итү тарала.

Ш.Мәрҗани мәгълүматлары буенча (“Мостафад әл-әхбәр фи әхвәли Казан вә Болгар”, 1885 ел), авылда 1757 елдан мәдрәсә була. 1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда 2 мәчет эшли.

Төбәктә 1743 елда бакыр җитештерүе үзләштерелә башлый, якын-тирәдәге авыл халкы бакыр рудасы чыгаруда һәм Байлангар авылыннан Таиш авылына бакыр ташуда катнаша. Бакырны ике ысул белән чыгаралар: ачык ысул – авылның төньягында һәм шахта ысулы – көньяк-көнчыгышта.

XIX йөз ахырында бертуган Комаровлар авылда үз фабрикаларының филиалын ачалар: итек басалар, чистарталар һәм чигәләр. Филиалның бинасы сакланган (соңрак аны мәдәният йорты итеп үзгәртәләр), 1920–1930 елларда анда “Труд” артеле урнаша. Бер пар итек чиккән өчен артельдә 25 тиен түләнә. “Үрнәк” артелендә 36 инвалид чыпта һәм көбә үрәләр.

XX йөз башында авылда мәктәп белән 2 мәчет, җил тегермәне, 2 ярма яргыч, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1961,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Байлангар авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда “Труд” колхозы (беренче рәисе – К.Ишмиев) оештырыла, 1931 елда “Тигезлек” колхозы итеп үзгәртелә, 1951 елдан –“Берлек” колхозы (Байлангар авылы), 1954 елдан – Молотов исемендәге колхоз (Байлангар авылы), 1958 елдан – “Маяк” колхозы (Байлангар авылы), 1993 елдан – “Маяк” күмәк авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе, 2000 елдан – “Норма” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2013 елдан – “Кукмара” агрофирсы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан “Урал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда мәдрәсә бинасында башлангыч мәктәп ачыла, 1936 елда – җидееллык (1938 елда яңа бина төзелә), 1958 елда – сигезьеллык (1962 елда кичке мәктәп ачыла), 1965 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1965 елда яңа бина төзелә). 2007 елдан Социалистик Хезмәт Герое, 1980–1991 елларда КПССның Кукмара райкомы беренче секретаре Р.И.Зарипов исемен йөртә, 2009 елда мәктәп бинасында аның исеме белән мемориаль такта куела.

2009 елдан мәктәп каршында тарих-төбәк тарихын өйрәнү музее (оештыручысы – В.М.Абдуллин) эшли.

Авылда балалар бакчасы (1933–1985 елларда 2 балалар бакчасы эшли, 1985 елда яңа бина төзелгән соң берләштерелә, 2011 елдан яңа бинада), мәдәният йорты (1987 елдан), китапханә (1953 елдан, 1987 елдан мәдәният йорты бинасында, 2016 елда Т.С.Нәҗмиев исеме бирелә, бинада истәлек тактасы куелган), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1993 елдан, 2016 елдан яңартылган бинада), хоккей коробкасы (2003елдан), футбол мәйданчыгы (2014 елдан) бар.

Авылда 2 төзекләндерелгән чишмә бар: “Салкын чишмә” (авыл халкы аны изге чишмә дип йөртә, риваятьләр буенча анда изгеләр Хөббихуҗа һәм Гаделхуҗа җирләнгән) һәм “Булат чишмәсе” (халыкта “Бире күпер чишмәсе”).

1999 елда эпиграфия экспедициясе вакытында Кукмара районында сакланган XVII йөзгә нисбәтле кабер ташлары табыла.

Күренекле кешеләре

И.Гыймадетдинов (1991 елда туган) – РФнең спорт остасы, милли көрәш буенча ике тапкыр РФ чемпионы;

Ф.Г.Заһидуллин (1911–1998) – Советлар Союзы Герое, сержант (аның батырлыгы Г.Әпсәләмовның “Свирь елгасын кичкәндә” очеркында тасвирлана, шулай ук “Алтын Йолдыз” романында Галим Урманов образының протатибы була);

Р.С.Җәләлдинов (1966 елда туган) – табиб, ТРның атказанган табибы, РФнең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре;

М.Кәримуллин (1913 – ?) – татар фольклор әсәрләрен җыючы;

Т.С.Нәҗмиев (1950–2014) – журналист, язучы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, журналистларның Х.Ямашев исемендәге һәм “Бәллүр каләм” бүләкләре лауреаты;

М.Н.Насыйбуллин (1925–2009) – язучы, журналист, юрист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

А.Ш.Шагабский (1939–2015) – полковник, Байканурда инженер-сынаучы;

Т.Г.Яхин (1845–1910) – мәгърифәтче, язучы, педагог, фольклорчы, тәрҗемәче.

Халык саны

1782 елда – 162 ир-ат;
1859 елда – 1095,
1897 елда – 1343,
1908 елда – 1488,
1920 елда – 1431,
1926 елда – 1245,
1938 елда – 1090,
1949 елда – 1487,
1958 елда – 748,
1970 елда – 814,
1979 елда – 730,
1989 елда – 665,
2002 елда – 745,
2010 елда – 681,
2017 елда – 717 кеше (татарлар).