1959 елда Ширәмәт урман хуҗалыгын (1931 елда оешкан) һәм Ширәмәт урман сәнәгате хуҗалыгын (1936 елда төзелгән) берләштерү юлы белән Зәй урман сәнәгате хуҗалыгы буларак оештырыла. 1992 елдан хәзерге исемендә.

2007 ел башына Зәй урман хуҗалыгының гомуми мәйданы 58093 га, шул исәптән Зәй урманчылыгының – 14165 га, Болгар – 10306 га, Кушниковский – 8832 га, Өргәнче – 12237 га, Ямаш – 12553 га.

Урман хуҗалыгы дирекциясе Зәй шәһәрендә.

Эшләүчеләр саны – 217 кеше.

1 нче төркем урманнар 12590 га мәйданны били, шул исәптән аеруча саклаулы табигать территорияләре – 1017 га, шәһәрләрнең яшел зона урманнары – 3897 га, әйләнә-тирә табигать мохитен саклауда әһәмиятле башка урманнар – 3910 га, автомобиль юллары буендагы саклаучы полосалар – 2639 га.

2 нче төркем – җирле әһәмияткә ия урманнар мәйданы 45503 га. Урман культуралары 11098 га мәйданны алып тора. Токым составы ягыннан йомшак яфраклылар – 73%, каты яфраклылар – 14%, ылыслылар 13% урман фонды мәйданын алып тора. Урман мәйданының 54% ын күптәнге имәнлекләрне алыштырган усаклыклар һәм сырмавыклы каенлыклар, төрле үләнле юкәлекләр били. Өрәңгеле-юкәле һәм өрәңгеле-каенлы имәнлекләр, күбесенчә биек кәүсәле, 6483 га мәйданны алып тора, 50% ка якыны кулдан утыртылган. Нарат һәм чыршы урманнары 6815 га мәйданны били, кулдан утыртылган яшь һәм урта яшьтәге агачлардан гыйбарәт. Утыртмаларга уртача 45 яшь. Урманнарның 58% ы югары тыгызлыкта, агачның уртача запасы 1 га урман мәйданына 150 м3. Гомуми агач запасы 7263 мең м3, шул исәптән өлгергән һәм картайган агачлар 2453 мең м3.

Болгар урманчылыгында, Кама елгасының сулъяк яры буенда (Вятка елгасы тамагына каршы) «Борок урман дачасы» табигать истәлеге – нарат урманының уникаль участогы, Өргәнче урманчылыгында – язгы адонисны һәм башка сирәк үсемлекләр төрләрен саклап калу максатыннан булдырылган ботаника тыюлыгы аерып алынган. 1988–1990 елларда утыртылган культуралы чыршы, үз ареалыннан читтә җимеш бирүче Маньчжур чикләвеге агачлыклары бар. Ел саен 400 га мәйданда урман торгызу эшләре алып барыла; урманны карау һәм чистарту нисбәтеннән 1800 га мәйданда кисү эшләре башкарыла, шул вакытта 24 мең м3 агач әзерләнә. Урман хуҗалыгы питомнигында агач-куак токымнарының 3,5 млн га якын үсентесе һәм чәчкене үстерелә.

Урман хуҗалыгы үсешенә Татарстан Районының атказанган урманчылары П.А.Гудошников, М.Г.Гарәпшин, А.К.Хөсәенов, А.Г.Куянова зур өлеш кертә.