Шул исемдәге оешма органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1908–1994 елларда Казанда рус телендә нәшер ителә, барлыгы 58 томы чыга.

Журналның баштагы 18 томы «Рublications de L’Observatoire Astronomique Engelhardt de L’Universite de Kazan» дип атала.

1952 елга кадәр журнал «Учёные записки Казанского университета» журналының «Астрономия» бүлегенә кергән бер өлеше була.

Төрле елларда фәнни мөхәррирләре булып обсерватория директорлары Д.И.Дубяго, М.А.Грачёв, Д.Я.Мартынов, А.Д.Дубяго, А.А.Нефедьев, О.И.Белькович һәм директор урынбасары Н.Г.Ризванов эшли.

Кайбер аерым томнары И.А.Дюков, Ш.Т.Хәбибуллин, А.И.Нефедьева мөхәррирлегендә чыга.

Юнәлеше

Журналда киңлекнең үзгәрүчәнлеген тикшерү, җир атмосферасында яктылык рефракциясен өйрәнү нәтиҗәләре турында, фундаменталь астрометрия мәсьәләләренең чишелеше (М.М.Грачёв, И.А.Дюков, А.И.Нефедьева); гравиметрия мәсьәләләре буенча (Т.А.Банахевич, В.А.Баранов, И.А.Дюков); кометалар хәрәкәтен өйрәнү (А.Д.Дубяго); йолдызларның караңгыланып-алмашып тотылуларын өйрәнү (М.И.Лавров, Д.Я.Мартынов); Айның селенодезиясе һәм динамикасы проблемалары буенча (Ш.Т.Хәбибуллин, А.Я.Яковкин) фәнни мәкаләләр басыла.

Журнал Астрономия обсерваториясе китапханәсен дөнья астрономия фәнни үзәкләренең вакытлы матбугат басмалары белән алмашу хисабына тулыландыру хезмәтен үти.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Н.Г.Ризванов