Казан губерна җир эшләре комитетының 1917 ел 10 декабрь карары һәм Казан губерна җир идарәсе каршындагы игенчелек халык комиссарының 1918 ел 20 гыйнвар боерыгы нигезендә 1918 нең 6 февралендә оештырылган, 1918 елның 23 февраленнән — Казан Совет Эшче-крәстиян Республикасының Игенчелек комиссариаты, 1918 елның май–июненнән Казан губерна игенчелек комиссариаты карамагындагы урман бүлегеннән башлана. Бүлек Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советы Казан башкарма комитетының 1918 ел 15 октябрь карары белән губерна башкарма комитеты игенчелек бүлегенең (1920дән — ТАССР Игенчелек халык комиссариаты) урман бүлекчәсе итеп үзгәртеп оештырыла. РСФСР Игенчелек халык комиссариатының 1921 ел 3 март карары белән — ТАССР Игенчелек халык комиссариатының Урманнар идарәсе, РСФСР Халык Комиссарлары Советының 1928 ел 24 июнь карары белән — Татарстан урман трестының (1932 дән Татарстан урман хуҗалыгы тресты) урман бүлеге, СССР Үзәк башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының 1936 ел 2 июль карары белән — СССР Халык Комиссарлары Советы (1946 елдан  Министрлар Советы) каршындагы Баш урманнарны саклау һәм урман утырту идарәсенең Татарстан урманнарны саклау һәм урман утырту идарәсе, СССР Югары Советы Президиумының 1947 ел 4 апрель Указы һәм РСФСР Югары Советы Президиумының 1947 ел 27 июнь Указы белән РСФСР Урман хуҗалыгы министрлыгының Татарстан урман хуҗалыгы идарәсе (1953 елдан  — ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы), РСФСР Министрлар Советының 1959 ел 14 ноябрь карары һәм ТССР Министрлар Советының 1959 ел 15 декабрь карары белән РСФСР Министрлар Советының (1965 елдан — РСФСР Урман хуҗалыгы министрлыгы) Баш урман хуҗалыгы һәм урманнарны саклау идарәсенең Татарстан урман хуҗалыгы һәм урманнарны саклау идарәсе, ТАССР Югары Советы Президиумының 1979 ел 22 август Указы белән ТАССР (1990 нан — ТССР, 1992 дән — ТР) Урман хуҗалыгы министрлыгы итеп үзгәртелә, ТР Дәүләт Советының 2001 ел 11 май карары нигезендә гамәлдән чыгарыла (вазифалары Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына тапшырыла) һәм ТР Президентының 2006 ел 22 декабрь Указы белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы буларак торгызыла.

Урманнардан файдалану, аларны торгызу, саклау һәм яклау өлкәсендә идарә эшләрен тәэмин итә, 2007 елдан дәүләт сәясәтен, ТРда урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт милке белән идарә итү һәм дәүләт ярдәме күрсәтүне гамәлгә ашыра. Башлангыч чорда секретариат, планлаштыру-икътисад, хезмәт һәм эш хакы, урман хуҗалыгы, урманнан файдалану, урманнарны торгызу һәм саклау, урман әзерләү һәм урман химиясе, өстәмә файдалану һәм авыл хуҗалыгы, җитештерү-техник, капиталь төзелеш, хезмәтне саклау, халык куллану товарлары, урман продукциясен һәм азык-төлек булмаган товарларны сату, финанслар, кадрлар бүлекләрен; бухгалтерияне; проект-конструкторлык, тикшеренү-норматив төркемнәрен; 2007 елдан — урманнардан файдалану, урманнарны торгызу, дәүләт контроле, урман фондына күзәтчелек итү һәм аны саклау, икътисад һәм дәүләт заказларын урнаштыру, финанслар, бухгалтерия исәп-хисабы һәм контроль, урман фондыннан файдаланган өчен түләүләр белән идарә итү, адм.-хуҗалык, җитештерү-техник бүлекләрен берләштерә.

ХХ йөз ахырында министрлык системасына 30 урман хуҗалыгы, урман хуҗалыгы техникумы, Түбән Кама милли паркы, 123 урманчылык, 21 йөз башында 30 урман хуҗалыгы һ.б. учреждениеләр карый.

ТР Президентына, ТР Министрлар Кабинетына һәм РФнең Федераль урман хуҗалыгы хезмәтенә (1991 елга кадәр ТАССР Министрлар Советына һәм РСФСР Урман хуҗалыгы министрлыгына) буйсына.

Министрлар: А.А.Гуляев (1979–1984), Ә.Г.Гаянов (1984–2001), З.Н.Абдуллин (2006–2009), В.А.Власов (2009–2010), Н.Г Мәһдиев (2010–2014), А.Ә.Нәзиров (2014–2018), Р.Ә.Кузюров (2018 елдан).

Автор – Е.Б.Долгов