Гомуми мәгълүмат

Саратов өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 4,5 мең кв.км. Үзәге – Дергачи район поселогы (Саратов шәһәреннән 230 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 19433 кеше (2015 ел). Татарлар саны – 3861 кеше (2010 ел). Татарлар, тупланып, Илмин (806 кеше), Яңа Пәлдәнге (727) һәм Алты Ата (561) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Алты ата авылына XVIII йөз ахырында Пенза һәм Сембер губерналарыннан күчеп утыручылар; Илмин (элек Красненькая авылы) һәм Яңа Пәлдәнге (элек Пәлдәнге авылы) Саратов губернасының Кузнецк өязеннән күчеп утыручылар нигез сала.

1933–1934 елларга кадәр Алты ата авылында – биш, Илмин авылында – дүрт (1870 елгы мәчет бинасы сакланган, хәзерге вакытта да эшли) һәм Яңа Пәлдәнге авылында өч мәчет була.

Мәчетләр каршында мәктәпләр эшли (1920 елларда биналарында татар мәктәпләре ачыла). 1970 елларга кадәр укыту татар телендә алып барыла. Хәзерге вакытта Алты Ата, Илмин, Яңа Пәлдәнге авылларында татар теле предмет буларак өйрәнелә.

1920 елларда Алты Ата авылында – «Кызыл таң», «Марс» һәм «Үрнәк» артельләре, 1929 елда Илмин авылында районда беренче «Кызыл Маяк» колхозы оештырыла. Яңа Пәлдәнгедә 1979 елдан «Дуслык» халык биюе ансамбле эшли (җитәкчесе – В.М.Мөнҗикова, 2004 елдан халык исемен йөртә).

Алты Ата һәм Яңа Пәлдәнге авылларында 1990 һәм 2002 елларда мәчетләр төзелә. Район территориясендә барлыгы алты мәчет, шул исәптән шәһәр тибындагы Дергачи поселогында җамигъ мәчет (2015 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Дергачи районында:

  • Советлар Союзы Герое К.Ш.Әмиров,
  • Социалистик Хезмәт Герое Ф.С.Әсфәндияров,
  • хакимият‑хуҗалык эшлеклесе М.Ф.Фәизов,
  • авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Б.И.Туктаров,
  • әдәбият галиме Б.Г.Яфаров,
  • шагыйрь А.Аитов,
  • ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты Х.И.Уразиков туган.

Татар шагыйре М.Җәлилнең тормышы һәм эшчәнлеге Дергачи районы белән бәйле.