Тарихы

Авылга 1760 – 1780 елларда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Васильевский-Урустамак исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – кырчылык, һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда чиркәү, мәктәп, 2 су тегермәне эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2767 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Иваново волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы районында.

Хәзер Яңа Зареченский авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Виль-Улон” колхозы оештырыла, 1957 елда “Баулы” совхозы итеп үзгәртелә, 1986 елда “Нива” колхозы составында. 1995 елдан “Нива” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007 елдан “Николашкино” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Николашкино” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (2014 елда барлык учереждениеләре урнашкан яңа бина төзелә).

Мәдәният йорты каршында “Зингари” халык фольклор ансамбле, “Вуюись” балалар бию коллективы эшли (2010 елдан, оештыручысы – Р.Х.Гарипова).

2014 елдан Николай Чудотворец чиркәве төзелә.

Халык саны

1859 елда – 172,
1889 елда – 236,
1910 елда – 394,
1920 елда – 410,
1926 елда – 489,
1938 елда – 460,
1949 елда – 727,
1958 елда – 457,
1970 елда – 549,
1979 елда – 417,
1989 елда – 347,
2002 елда – 352,
2010 елда – 356,
2015 елда – 358 кеше (удмуртлар).