Челтәр үрү төрләре

Челтәр башлыча өй эчендәге тукыма эшләнмәләрне һәм кием-салымны бизәү өчен кулланыла. Җияк (махсус агач таякчыклар) белән кулдан башкарыла, XIX йөзнең уртасыннан машина белән җитештерелә башлый.

Россиядә XVII йөздән башлап челтәр үрү таралыш ала (Вологда, Елец челтәре һ.б.). XVIII–XIX йөзләрдә ак һәм төсле (ефәк һәм металл җепләр өстәп) җепләр белән челтәр бәйләү югары үсешкә ирешә. Аның өчен «җирлек» — киез һәм киндер белән тышланган, иләк кыршавына урнаштырылган түгәрәк мендәрләр файдаланыла. Булачак эшләнмәнең катыргы кисәкләренә төшерелгән рәсеме булавка белән «җирлек» өстенә беркетелеп куела. Челтәр бизәге җепне җиякләр (озынлыгы якынча 12 см) ярдәмендә булавкалар арасында йөртеп үрелә. XIX йөзнең 2 нче яртысында челтәр бәйләү, өй һөнәре булудан туктап, Россиянең күпләгән губерналары (Вологда, Орёл, Тула, Вятка, Түбән Новгород, Мәскәү һ.б.), шул исәптән Казан губернасының да ун меңнәрчә челтәр бәйләүчеләре шөгыльләнә торган кәсепчелеккә кадәр үсә. Челтәр белән тастымалларны, сөлге башларын, өстәл япмаларын, күлмәк җиңе һәм итәкләрен, баш япмаларын (тастар), яулыкларны (чубар яулык) бизиләр; хатын-кызлар өчен челтәр якалар һ.б. эшләнмәләр ясыйлар. Челтәр бәйләү белән керәшен татарлар, мишәрләр һәм Касыйм татарлары шөгыльләнә.

Казан губернасында челтәр бәйләү

Челтәр бәйләү Урта Иделдә бирегә русларны күчереп утырту процессында таралыш ала, XIX йөздә Казан губернасының Лаеш һәм Мамадыш өязләрендәге Нырты, Балык Бистәсе, Каймар, Анатыш, Полянка, Троицк-Урай, Горица һ.б. торак пунктларда халык нәфис кәсепчелеге рәвешендә үсә. Борынгы челтәрләрдә зооморф һәм геометрик мотивлар өстенлек итә, аларга бизәкне калын җеп белән эшләү хас була, һәм бу җирле осталарның эшен башка губерналарда җитештерелгән эшләнмәләрдән аерып тора. Катлаулы бизәк белән үрелгән аерым челтәр буйлар һәм итәк-җиң читләре өчен эшләнгән челтәрләр тагын бер үзенчәлекне тәшкил итә.

1883 елда Балык Бистәсендә — эре челтәр бәйләү кәсепчелеге үзәгендә 250 оста эшли, өйдә җитештерү белән бергә алар җирле алпавыт Е.Донаурова артеленә дә берләшәләр. Ул эшчеләрне материаллар (җепләр Мәскәүдән алдырыла, «бель» дип аталган калын җепне Анатыш авылы крәстияннәре җитештерә), эшләнмәләр (җәйге зонтиклар, хатын-кыз киемендәге киң якалар, гадәти якалар, перчаткалар һ.б.) өчен модерн стиленә хас бизәкле рәсемнәр белән тәэмин итә. 1892 елдан 1910 елга кадәр Балык Бистәсендә Донаурова җитәкчелегендә челтәр бәйләргә өйрәтү училищесе эшли. Балык Бистәсе һөнәр-сәнгать остаханәсендә хатын-кызлар өчен челтәр бәйләргә өйрәтә торган сыйныфлар була. Икенче үзәк — Ныртыда (хәзерге Саба районда) XIX йөз ахырында авылдагы 200 йортның барысында да диярлек хатын-кызлар челтәр бәйләү белән шөгыльләнә. Аларның эшләнмәләренә ихтыяҗ зур була һәм алар алыпсатарлар аша сатыла. 1899 елда Мамадыш земство идарәсе тарафыннан Ныртыда «Челтәр бәйләү мәктәбе» ачыла (1911 елда ябыла). Осталарның эшләнмәләре нәфислеге һәм җыйнаклыгы белән аерылып тора. Әгәр дә Балык Бистәсе челтәрләре катлаулы булмаган парлы һәм тигез үрү техникасында (бизәк җепләрне санап эшләнә), җиякләр тигез арага күчерелеп, бизәк тигез рәтләр ясап эшләнсә, Ныртыныкылар катлаулырак һәм югары сәнгать техникасында, ягъни бизәкнең аерым өлешләре ыргак белән беркетеп башкарыла. Бизәкләр тасма ярдәмендә бер сызыкта ясала һәм катлаулы композицияле эре формалары белән аерылып тора. Орнамент еш кына үсемлек мотивларыннан (яфраклар, чәчәкләр, «тормыш агачы» һ.б.) тора, шул ук вакытта Балык Бистәсе челтәрләрендә геометрик формалар өстенлек итә (квадрат, ромб, розетка, дулкын мотивы һ.б.).

Казан губернасы осталарының эшләнмәләре Мәскәүгә, Петербургка һәм чит илләргә җибәрелә. ХХ йөз башында алар, Казанда Халыкара кече сәнәгать һәм һөнәри белем күргәзмәсендә, Чикаго шәһәрендә (АКШ) Халыкара күргәзмәдә куелып, бүләкләргә лаек була, шулай ук Брюссель һәм Париж күргәзмәләрендә күрсәтелә.

Челтәр бәйләү кимүе

ХХ йөзнең беренче унъеллыкларында республикада челтәр бәйләү акрынлап кими, шулай да челтәр эшләнмәләр 1923 елда Мәскәүдә Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә зур уңыш казана, Бөтенсоюз ХХСның вак һөнәр сәнәгате даими күргәзмәсе экспозициясенә кертелә. 1927 елда Балык Бистәсендә, озакка булмаса да (1940 елларга кадәр), челтәр бәйләү артеле кабат торгызыла. 1928 елда ул «Разнопромысловик» күппрофильле артеленә керә. Анда 100 дән артык челтәр бәйләүче эшли. 1930 елда «Нырты кызыл заводы» каршында челтәр бәйләү буенча зур булмаган, якынча 20 останы берләштергән остаханә оештырыла. Җитештерелгән продукция Мәскәү Центросоюзына җибәрелә һәм 1930 еллар уртасына кадәр читкә чыгарыла. Ләкин, җитештерү эчке базар ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә күчү сәбәпле, челтәр эшләнмәләргә сорау кинәт кими, һәм сугыштан соңгы елларда челтәр бәйләү эшчәнлеге сүлпәнәя. Челтәр эшләнмәләрдә чорның яңа социаль билгеләре, аерым алганда, СССР гербы, биш почмаклы йолдыз, В.И.Ленинның портрет сурәте һ.б. чагылыш таба башлый. Бу челтәр бәйләү нең гасырлар буе тупланган сәнгати формасын юкка чыгара. 1980 елларда традицион җиякләр белән челтәр бәйләү Полянка, Питрәч, Дон-Урай һәм Балык Бистәсе халык осталары (О.Балыкова, А.Воробьёва, А.Седова, Л.Артемьева һ.б.) иҗатында күзәтелә. Аларның эшләнмәләре — челтәр белән бизәлгән сөлгеләр, тастымаллар, якалар һ.б. — Казанда 1 нче Республика гамәли-бизәлеш сәнгате күргәзмәсендә күрсәтелә (1983).

Халык гамәли-бизәлеш сәнгатенең бер төре буларак, хәзерге вакытта республикада челтәр бәйләү югалып бара, әмма үзешчән иҗатның бер төре булган макраме популярлаша. Борынгы челтәр бәйләү 1990 елларда рәссам һәм педагог А.П.Обрезкова һәм аның укучылары иҗатында яңарыш ала. Челтәр бәйләү остасының эшчәнлеге нәтиҗәсендә борынгы челтәр эшләнмәләрнең уникаль коллекциясе туплана, җиякләр белән Нырты традициясендә челтәр бәйләү үзләштерелә. А.Обрезкова бизәкләргә яңа, аерым алганда, татар халык орнаментына хас мотивлар кертә, заманча эшләнмәләр барлыкка китерә (жилетлар, сарафаннар, блузоннар, галстуклар, көндәлек кирәк-яраклары), аларны Франциядә (Дижон, 2002; Париж, 2003), Германиядә (Мюнхен, 2002) һ.б.да уздырылган Халыкара күргәзмәләрдә күрсәтә. Борынгы челтәр бәйләү сәнгатенә өйрәтү Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының гамәли-бизәлеш сәнгате кафедрасында «челтәр бәйләү» дисциплинасы буенча уку программасы кысаларында алып барыла.

Борынгы челтәр үрнәкләре Санкт-Петербургтагы Рус музеенда һәм Россия халыклары этнографиясе музеенда, Мәскәүдәге Бөтенроссия гамәли-бизәлеш сәнгате музеенда, ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.

Әдәбият  

Обрезкова А.П. Һөнәрчеләрнең кулы алтын // Сөембикә. 2003. № 10; 

Давыдова С.А. Кружевной промысел // Труды комиссии по исследованию кустарной промышленности в России. СПб., 1886. Вып. 7; 

Косолапов В.Н. Кустарные промыслы Казанской губернии. К., 1905; 

Справочник по художественным промыслам системы Всекопромсовета. М.–Л., 1939; 

Воробьёв Н.И., Бусыгин Е.П. Художественные промыслы Татарии в прошлом и настоящем. К., 1957; 

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е — начало 1990-х годов). К., 1995; 

Махмутова А. Не прервётся волшебная нить // Казань. 1998. № 11; 

Обрезкова А.П. Ныртинское плетёное куржево. К., 2002; 

шул ук. История развития кружевоплетения в Казанской губернии (XIX — XXI вв.). К., 2006.

Автор — Г.Ф. Вәлиева-Сөләйманова