Эчтәлек

Совет хакимияте елларында миллионнарча кеше сәяси һәм дини инанулары өчен, социаль яки милли чыгышына карап репрессияләргә дучар ителә.

Репрессияләнүчеләрне аклау процессы И.В.Сталинның вафатыннан соң башлана. Мәхкәмәдән тыш орган – СССР эчке эшләр министры каршындагы Махсус киңәшмә бетерелә; СССР Югары суды, СССР Генераль прокуроры протесты буенча, элекке ОГПУ коллегияләре, НКВД-УНКВД «өчлек»ләре», НКВД-МГБ-СССР Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Махсус киңәшмә карарларын кабат карау хокукы ала; контрреволюцион җинаятьләрдә гаепләнеп хөкем ителгәннәрнең җинаять эшләрен кабат карау өчен комиссияләр төзелә һ.б. чаралар күрелә.

КПССның 20 нче съездында (1956 елның феврале) КПСС ҮКның 1 нче секретаре Н.С.Хрущёв 1930 еллар – 1950 еллар башындагы массакүләм репрессияләр турында доклад ясаганнан соң, репрессияләнүчеләрне аклау киң колач ала.

Хрущёв «җепшеклеге» чорында – 1950 еллар уртасында СССРда 800 мең кеше аклана.

1960 елларда репрессияләнүчеләрне аклау процессы туктала, 1980 еллар ахырында, «үзгәртеп кору» чорында, кабат кузгатыла.

1987 елда 1930–1940 еллар һәм 1950 еллар башы репрессияләре белән бәйле материалларны өстәмә тикшерү өчен КПСС Үзәк комитеты Политбюросы комиссиясе төзелә.

1988 елда СССРның прокуратура һәм дәүләт куркынычсызлыгы органнарына, гражданнардан гариза яки шикаять булу-булмауга карамастан, 1930 еллар – 1950 еллар башында репрессияләнгәннәрнең эшләрен кабат карау йөкләтелә.

СССР Югары Советы Президиумының «О дополнительных мерах по восстановлению справедливости в отношении жертв репрессий, имевших место в период 1930–1940-х и начала 1950-х годов» (1989 ел) Указында Сталин чорындагы мәхкәмәдән тыш үткәрелгән массакүләм репрессияләр гаепләнә; НКВД-УНКВД «өчлек»ләре, ОГПУ коллегияләре һәм НКВД-МГБ-СССР Эчке эшләр министрлыгы Махсус киңәшмәләренең мәхкәмәдән тыш кабул иткән карарлары, конституциягә каршы килүләре танылып, гамәлдән чыгарыла; әлеге органнар карарлары буенча репрессияләнгән гражданнар акланган дип санала.

Указны тормышка ашыру барышында 1 миллион 730 мең кеше аклана.

СССР Президенты М.С.Горбачёвның «О восстановлении прав всех жертв политических репрессий 1920–1950-х годов», 1990 ел) Указында крәстиян хуҗалыкларын көчләп күмәкләштерү чорында җәберләнгәннәрдән «гаделсезлек табы» алынмавы билгеләп үтелә; рухани катлау вәкилләрен һәм дини мотивлар буенча эзәрлекләнгәннәрне аклау зарурлыгы әйтелә.

1920–1950 еллар репрессияләре: күмәкләштерү чорында крәстияннәргә мөнәсәбәт, шулай ук кешеләрне сәяси, социаль, милли, дини һ.б. мотивлар буенча эзәрлекләү законсыз дип таныла; репрессияләнгән гражданнарның хокуклары тулысынча торгызыла.

РСФСРда, «О реабилитации жертв политических репрессий» 1991 ел 18 октябрь Законы нигезендә, «дәүләткә каршы яки башка төр җинаятьләре өчен» сәяси мотив белән хөкем ителгәннәр, ВЧК, ГПУ-ОГПУ, НКВД-УНКВД, МГБ, Эчке эшләр министрлыгы органнары, прокуратура һәм аның коллегияләре, комиссияләре, «махсус киңәшмәләр», «икелек»ләр, «өчлек»ләр һәм мәхкәмә функцияләрен үтәүче башка органнар тарафыннан җинаять җаваплылыгына тартылганнар; административ тәртиптә сөргенгә җибәрелгән, яшәгән урыныннан куылуга, махсус урында яшәүгә дучар ителгәннәр аклану мөмкинлеге ала; РСФСР территориясендә 1917 елның 25 октябреннән (7 ноябрь) соң сәяси репрессиягә дучар булганнар шулай ук аклана.

Акланганнарның социаль-сәяси һәм гражданлык хокуклары торгызыла, хәрби һәм махсус дәрәҗәләре, хөкүмәт бүләкләре кайтарыла, аларга ташламалар бирелә, компенсацияләр түләнә.

Болардан тыш, 1990 елларда Россия гражданнарына – элекке совет хәрби тоткыннарына, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы чорда репатриациягә дучар ителгән хәрби булмаган затларга законлы хокуклары кайтарыла; репрессия эзәрлекләвен һәм җәберен кичергән руханилар һәм дин тотучыларны аклау буенча чаралар күрелә. Репрессияләнүчеләрне аклау эчке эшләр органнары һәм прокуратура аша да алып барыла.

Акланган сәяси репрессия корбаннарының хокукларын торгызу буенча, шул исәптән Татарстанда да, комиссияләр эшли. Россия Федерациясе башкарма хакимияте федераль органнарының репрессияләнүчеләрне аклау турындагы Федераль законны тормышка ашыру буенча алып барган эшчәнлеген Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссия координацияли.

1989–1998 елларда Татарстан Республикасы прокуратурасы тарафыннан 11636 җинаять эше кабат карала, нәтиҗәдә 20643 кеше аклана. Тататрстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында Россия Федерациясендә һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләрендә яшәүчеләрдән 48700 дән артык мөрәҗәгать кабул ителеп карала, алар буенча 64500 кеше аклана.

Татарстан Республикасында «Сәяси репрессия корбаннарының хәтер китабы» (2000–2010 еллар, т. 1–24) нәшер ителә.

Казанда сәяси репрессия корбаннарына мемориал һәм һәйкәл ачыла.

2006 елда Россия Федерациясе прокуратурасы органнары тарафыннан сәяси репрессия корбаннарына караган җинаять эшләрен тикшерү төгәлләнә; 775 меңнән артык кеше аклана.

30 октябрь Россия Федерациясендә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Әдәбият

Султанбеков Б.Ф., Хакимзянов Р.Г. Политические репрессии в Татарстане: Законы, исполнители, реабилитация жертв. Казань, 2002

Мостафин Р.Ә. Репрессияләнгән татар әдипләре. Казан, 2009.

 Мустафин Р.А. Поимённо вспомним всех = Һәрберсен исемләп искә алыйк = Remember their names. Казань, 2014.

Автор – И.Р.Валиуллин