Гомуми мәгълүмат

Россия Федерациясенең Европа өлешенең көньяк-көнчыгыш өлешендә, Идел буе федераль округы составында урнашкан. 1943 елда оештырыла. Мәйданы – 37,2 мең кв.км. Үзәге – Ульяновск шәһәре (Мәскәү шәһәреннән 703 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан).

Халкы – 125762 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда –149873 кеше (1939 елда – 85180, 1959 елда – 97180, 1970 елда – 122450, 1979 елда – 154560, 1989 елда – 159093 кеше).

Алар, тупланып, Ульяновск (2010 елда – 62510 кеше), Димитровград (15030), Новоульяновск (1142), Барыш (518) шәһәрләрендә; Базарлы Сызган, Барыш, Карсун, Мәләкәс, Николаевка, Яңа Малыклы, Яңа Спас, Павловка, Радищево, Иске Кулаткы, Чынлы һәм Чардаклы районнарында яшиләр. Өлкәнең 67 торак пунктында татарлар күпчелекне тәшкил итә.

Татар җәмгыяте тормышы

Ульяновск өлкәсе территориясе Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы составына кергән. XVI йөзнең икенче яртысында уңъяк районнарга Карсун-Сембер һәм башка чик буе хезмәтендәге йомышлы татарлар (башлыча, Темников өязеннән күченүчеләр) килеп утыра.

XVIII йөздә татарлар Терёшка елгасы буендагы җирләрне (хәзер өлкәнең көньяк районнары) һәм Идел аръягында төзелә торган чик буе киртәләре тирәсен үзләштерәләр. 1782 елда Сембер наместниклыгында – 39053, 1795 елда – 46419, 1833 елда (1833 елдан – Сембер губернасы) – 67654, 1857 елда – 90069, 1867 елда – 97553, 1897 елда – 133977, 1911 елда – 171165 татар исәпләнә.

Аларның төп шөгыле игенчелек һәм терлекчелек була, кәсепләре – агач эшкәртү, чабата үрү, чыпта кап сугу, мич чыгару, балта эше, сарык тиресе, күн, йон һәм киез эшкәртү. Сәүдә киң җәелә.

XIX йөзнең икенче яртысында – XX йөз башында төбәк икътисадында татар сәүдәгәрләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм хәйриячеләр Абушаевлар һәм Акчуриннар нәселләренең роле зур була. С.Г.Акчурин 1849 елда Сенгилей өязенең Иске Тимошкино (Зөябаш) авылында постау мануфактурасына нигез сала, нәсел дәвамчылары Сенгилей өязенең Тирәнкүл, Карсун өязенең Гурьевка (хәзер Барыш шәһәре), Сызрань өязенең Самайкино авылларында фабрикалар тоталар.

1871 елда Ш.А.Абушаев Сембер өязенең Бирючёвка авылында дүрт басулы чәчү әйләнеше, ат заводы, умарта һәм сигез меңләп алмагачы булган бакчасы белән үрнәк авыл хуҗалыгы фермасы оештыра.

1853 елда Сембердә сәүдәгәр К.Г.Акчуринның матди ярдәме белән гыйбадәтханә (1865 елгы янгыннан соң манаралы мәчет итеп үзгәртеп корыла) төзелә. 1896 елда Мәләкәс (хәзерге Димитровград) шәһәрендә мәчет ачыла. 1859 елда Сембер губернасында – 135, 1913 елда 258 мәчет исәпләнә. 1870 елда – 79, 1985 елда – 132, 1904 елда – 140, 1915 елда 218 мәдрәсә һәм мәктәп эшли.

1908 елда хәйрия Сембер мөселманнары җәмгыяте оештырыла, ул мохтаҗларга, мәчет һәм дин башлыкларына матди ярдәм күрсәтә, Сембердә татар кыз балалары өчен мәктәп тота. 1910 елларда Сембердә – «Ирек» (җитәкчесе — Б.Ш.Тарханов, 1918 елда «Кызыл Йолдыз» итеп үзгәртелә), Гурьевка авылындагы Акчуриннар фабрикалары клублары каршында, Иске Тимошкино авылында татар театр коллективлары эшли (шулай ук клублар каршында китапханә-уку өйләре ачыла).

1917 елда Сембердә Мөселман милли шурасы (1917–1918 елларда «Җөмһүрият» газетасын нәшер итә), 1918 елда Мөселман социалистик (соңрак –коммунистик) комитеты оештырыла.

Совет хакимиятенең беренче елларында Сембердә – «Көн», «Таң», Мәләкәстә – «Мәләкәс тавышы» (1918 ел), «Урак һәм чүкеч» (1919–1921 еллар) һәм «Яңа авыл» (1923–1925 еллар) татар газеталары нәшер ителә. 1918 елда Сембердә татар китапханәсе ачыла, аның җирлегендә драма түгәрәге эшли, спектакльләр куела, концертлар, ял кичәләре үткәрелә.

1930–1950 елларда Мәләкәс (1943–1958 еллар) һәм Ульяновск (1931–1935 елларда Татар педагогика техникумы, 1943 елда шәһәр тибындагы Камышлы поселогына күчерелә) шәһәрләре педагогика училищеләрендә татар мәктәпләре өчен башлангыч сыйныф укытучылары әзерләүче төркемнәр була.

Хәзерге вакытта «Туган тел» (1988 елдан), «Мәдәният» (1991 елдан), «Өмет» (1992 елдан, Димитровград шәһәре), «Ак калфак» (2005 елдан) милли-мәдәни оешмалары; өлкә Татар милли-мәдәни автономиясе (1998 елдан, барлык өлкәләрдә бүлекчәләре бар); татар язучылары берләшмәсе (2000 елдан), хатын-кызлар оешмасы (2005), «Болгар яңарышы» иҗтимагый-агарту оешмасы, «Көрәш» спорт федерациясе (2008 елдан), «Яңа дулкын» яшьләр оешмасы (2009 елдан) эшли.

1995 елда Татар мәдәните үзәге оештырыла, ул фольклор концертлары, тематик кичәләр үткәрү, татар халык иҗаты коллективларын оештыру белән шөгыльләнә. Өлкәдә татар мәдәнияте үсешенә «Сембер» татар эшмәкәрләре ассоциациясе матди ярдәм күрсәтә (2003 елдан).

2004 елдан Димитровградның егерме икенче урта мәктәбендә татар теле предмет буларак укытыла, 2006 елдан Ульяновскта татар этномәдәни компонентлы мәктәп эшли. 2015/2016 уку елында өлкәнең кырык мәктәбендә татар теле предмет буларак, йөз илле ике мәктәптә факультатив дәресләрдә яисә түгәрәкләрдә өйрәнелә. Татар телен, әдәбиятын, тарихын һәм гореф-гадәтләрен җиде меңнән артык укучы өйрәнә; бу предметлар буенча район, шәһәр (2015/2016 уку елында унҗиде муниципаль берәмлектә) һәм өлкә олимпиадалары үткәрелә.

Татар мәктәпләре өчен укытучылар Сенгилей һәм Ульяновск педагогика училищеләрендә, Ульяновск педагогика университетының милли бүлегендә әзерләнә; «Иң яхшы туган тел укытучысы» исеменә өлкә һәм башка конкурслар уздырыла.

Өлкәдә татар телендә «Күмәк көч» (1930 елдан, Иске Кулаткы районы) һәм «Өмет» (1989 елдан, Ульяновск) газеталары нәшер ителә. «Репортер» телевидение каналында «Чишмә» тапшыруы чыга. «Содружество» Ульяновск Идел буе халыклары китапханәсендә татар әдәбияты бүлеге булдырыла.

Ульяновск шәһәрендә «Ялкын» татар театры (1992 елдан), Урта Исәнтимер авылында һәм шәһәр тибындагы Иске Кулаткы поселогында халык театрлары, утызлап үзешчән сәнгать коллективы, шул исәптән «Идел», «Сембер» һәм «Чулпан» (Ульяновск шәһәре), «Карлыгачлар», «Сандугачлар» һәм «Сүнмәс йолдызлар» (Димитровград шәһәре) фольклор ансамбльләре эшли.

Иске Кулаткыда, Чынлы районының Кәшә, Барыш районының Иске Тимошкино, Иске Кулаткы районының Иске Мостяк, Чардаклы районының Татар Калмаюры авылларында татар тарихы музейлары ачыла.

1989 елдан Сабан туе үткәрелә; 2003 елда Димитровградта һәм 2009 елда Ульяновскта – Федераль Сабан туе, 2016 елда шәһәр тибындагы Иске Кулаткы поселогында Бөтенроссия авыл Сабан туе бәйрәм ителә. «Каз өмэсе», Наүрүз, «Сембер жыры», «Сембер карлыгачалары», «Сембер кыңгыраулары» һәм «Шома бас» фестивальләре, авыл районнарында Татар теле һәм мәдәнияте көннәре, Г.Кандалый, З.Кайдыри иҗатларына, меценат Акчуриннар рухи мирасына багышланган һәм башка чаралар үткәрелә. 2003 елда Ульяновск өлкәсендә – Татар мәдәнияте көннәре, 2007 елда Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре уздырыла. 2008 елда Иске Кулаткы районында беренче «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивале булып уза.

Хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсендә йөз утызлап мөселман дини берләшмәсе теркәлгән, йөз егерме ике мәчет (унысы – Ульяновскта), егермеләп мәктәп, ун мәдрәсә бар. Ике Мөселманнар Диния нәзарәте, Ислам мәдәни үзәге (1996 елдан), «Ислам тавышы» хәйрия фонды (1999 елдан) эшли.

2007 елда Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техника һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куела. Ульяновскта Татарстан Фәннәр Академиясенең төбәк бүлекчәсе (2000 елдан) эшли.

2008 елда Ульяновскта – Кол Галигә һәйкәл, 2011 елда Димитровградта Г.Тукай бюсты, 2015 елда Мәләкәс районының Аллагол авылында Һ.Такташ бюсты куела.

Күренекле кешеләре

Ульяновск өлкәсендә^

  • җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Й.Х.Акчура (Ульяновск шәһәре),
  • беренче татар журналисты З.Ә.Акчурина (Барыш районының шәһәр тибындагы Иске Тимошкино авылы),
  • Советлар Союзы Геройлары А.К.Әбдерәзәков, Х.С.Богданов, Г.С.Умеркин (барысы да – шәһәр тибындагы Иске Тимошкино поселогы), И.Б.Бөркетов (Барыш районының Калда авылы),
  • Дан орденының тулы кавалеры А.Б.Бильданов (Иске Майна районының Иске Кызылсу авылы);
  • сәясәт эшлеклеләре Ә.В.Алимбәков, Ә.В.Алимбәкова (икесе дә – Инза районының Дракино авылы), К.Г.Абдрахманов, Ш.С.Измайлов (икесе дә – Ульяновск шәһәре), И.К.Неометов (Кузоватово районының Коромысловка авылы), А.А.Рәҗәпов (Барыш шәһәре),
  • генералмайор Р.Н.Әбраров,
  • техник фәннәр докторлары В.Н.Әбраров (икесе дә – Инза районының Шлемасс авылы) һәм Г.С.Абдрахманов,
  • медицина фәннәре докторлары Р.Ш.Хәсәнов (икесе дә – Димитровград шәһәре) һәм Э.З.Якупов (Ульяновск шәһәре),
  • филология фәннәре докторы Л.Җ. Җәләй (Иске Кызылсу авылы),
  • философия фәннәре докторы К.Т.Гыйззәтов,
  • педагогика фәннәре докторы Н.З.Бакыева,
  • нефтьче, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, язучы К.И.Мангушев (барысы да – Ульяновск шәһәре),
  • язучылар Р.К.Агишев, А.И.Йосыпов (икесе дә – шәһәр тибындагы Иске Тимошкино поселогы),
  • шагыйрьләр Г.Кандалый (Иске Майна районының Иртуган авылы) һәм С.К.Мәүлетов (Урайский),
  • актерлар, режиссерлар, ТАССРның атказанган артистлары Ә.Г.Мәҗитов (икесе дә – Иске Кызылсу авылы), С.С.Булатов,
  • опера җырчысы, ТАССРның халык артисты А.С.Измайлова,
  • татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе, ТАССРның атказанган артисты Б.Ш.Тарханов,
  • рәссам, педагог Җ.Г.Булат (Тимербулат);
  • физик культура һәм спортны оештыручы, РСФСРның атказанган физик культура хезмәткәре З.Н.Усманов,
  • СССРның атказанган спорт остасы (туплы хоккей) И.А.Фәсхетдинов (барысы да – Ульяновск шәһәре) туган.

Советлар Союзы Геройлары Н.Ш.Зиннуров һәм Н.З.Юнысов, педагогика фәннәре докторы Н.Ш.Чинкина, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТР ФАнең мөхбир әгъзасыА.Г.Галиәкбәров, физика-математика фәннәре докторлары, ТР ФА академиклары С.Г.Вәлиев һәм М.Х.Сәләхов, Ульяновск шәһәренең баш хирургы Н.З.Сибгатуллин, Ульяновскның баш рәссамы Р.Ш.Баһаветдинов, РФнең атказанган спорт остасы (көрәш) М.Т.Таҗетдиновның тормышы һәм эшчәнлеге Ульяновск шәһәре һәм өлкәсе белән бәйле.