Биографиясе

1899 елның 18 октябре, Казан – 1981 елның 29 марты, шунда ук.

А.Н.Миславский шәкерте.

1926 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, 1930 елдан Казан медицина институтында, гистология кафедрасы мөдире (1959–1971 еллар), бер үк вакытта педиатрия факультеты деканы (1946–1956 еллар).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нерв системасының вегетатив бүлеге төзелешенә, эчке органнар иннервациясенә карый.

Беренчеләрдән булып фәнни тикшеренүләрдә яңа гистохимик һәм микроскопик ысуллар – фаза-контрастлы һәм флуоресцент микроскопия куллана.

Г.И,Забусов, колак яны бизе каналын бәйләгәч, аның төзелеше үзгәрүен, үпкәләр иннервациясен өйрәнә, сизүчән нерв очлыкларының яңа классификациясен тәкъдим итә.

Хезмәтләре

Опыт экспериментально-морфологического анализа иннервации лёгких млекопитающих. Казань, 1945;

Анализ структурной и цитохимической организации механорецепторов// Труды Казанского медицинского института. 1970. Т.32.

Әдәбият

Казанский медицинский институт (1814–1989). Казань, 1989.