Авыл 1664 елдан (башка мәгълүматлар буенча, 1615 елдан) мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Югары Чутай исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тимерчелек һәм мич чыгару кәсепчелеге, умартачылык, аучылык, олаучылык тарала.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, 2 мәчет (беренчесе – 1830 елдан, 1928 елда янып бетә; икенчесе – 1878 елдан), 2 мәдрәсә (1891 1әм 1911 еллардан), ир балалар өчен мәктәп (1908 елдан), 3 су тегермәне эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2560,8 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Түбән Чутай волосте үзәге була, 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Нөнәгәр авыл җирлеге үзәге.

1929 елда авылда “Кызыл Нөнәгәр” (беренче рәисе – Г.Шәрипов) һәм “Шамгул” (беренче рәисе – Н.Әүһәдиев) колхозлары оештырыла, 1930 елда “Шамгул” колхозына берләштереләләр, 1933 елдан – “Крестьянская газета” колхозы, 1942 елдан – Вахитов исемендәге колхоз, 1963 елдан – “Волга” колхозы, 1969 елдан “50-летие ВЛКСМ” колхозы составында, 1995 елдан “50-летие ВЛКСМ” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2005 елдан “Нөнәгәр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә һәм “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

1930 елларда – уку өе, 1936 елда – балалар бакчасы, 1918 елда башлангыч мәктәп (1931 елда яңа бина төзелә) ачыла. Мәктәп 1933 елда – җидееллык, 1962 елда – тулы булмаган урта (1964 елда яңа бина төзелә), 1981 елда урта мәктәп (1984 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

2005 елда мәктәп каршында К.Тумашева музее ачыла (970 саклау берәмлеге бар, экспозиция төбәк тарихына, актрисаның тормышы һәм иҗатына багышлана).

Авылда мәдәният йорты (1971 елдан) китапханә, балалар бакчасы (1969 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1999 елдан) бар.

Авыл тирәсендә Нөнәгәр археология табылдыклары (неолит, бронзаның соңгы чоры дәверләре) ачыклана.

Күренекле кешеләре

Ф.З.Әхмәтханов (1955 елда) – агроном, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, Калинин исемендәге, Рәхимов исемендәге колхозлар рәисе (1985–1995 елларда);

Г.Г.Гарифҗанов (1930 елда туган) – химик-технолог, техник фәннәр докторы, СССР Министрлар Советы бүләге лауреаты;

М.З.Закиров (1907–1972) – партия хезмәткәре, ТАССРның Югары Советы депутаты һәм ЮС Президиумы әгъзасы.

Халык саны

1859 елда – 1160,
1884 елда – 1329,
1905 елда – 1616,
1920 елда – 1916,
1926 елда – 1800,
1938 елда – 1511,
1949 елда – 1051,
1958 елда – 921,
1970 елда – 1070,
1979 елда – 949,
1989 елда – 926,
2002 елда – 920,
2010 елда – 910,
2015 елда – 931 кеше (татарлар).