Дөнья флорасында 50 төре билгеле, күбесе Көнчыгыш Азиядә таралган.

ТРда бер төре – лалә яфраклы шөлдер чәчәк (А. liliifolia) Кама аръягында, болын, кыр, урманнарда үсә.

Орчыксыман юан тамырлы. Сабагы туры, кабыргалы, 80-100 см биеклектә. Яфраклары аз гына төкчәле, кырыйлары эре тешәүле, аскылары – сапчыл, йомырка- яки эллипссыман, өскеләре – утырма, ланцетсыман, очлы. Чәчәкләре зәңгәр, кайвакыт аксыл-алсу, себеркәч чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – тартмачык. Июль-августта чәчәк ата.

Шөлдер чәчәкне декоратив үсемлек буларак үстерәләр.