- РУС
- ТАТ
хирург-онколог, медицина фәннәре докторы (1998), профессор (1999), ТРның атказанган табибе (1996)
1946 елның 9 июнендә Казанда туа.
М.З.Сигал шәкерте.
Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1971), Апас үзәк район хастаханәсендә баш хирург булып эшли.
1972 елдан Тәтеш районы Олы Тархан участок хастаханәсе хирургы.
1975 елдан Казан ГИДУВының хирургия һәм онкология кафедрасында.
1977 елдан Республика онкология диспансерында (2000 елдан — Республика онкология клиник диспансеры), 1981 елдан торакаль бүлек, 1989 елдан — үпкә һәм күкрәк куышлыгы хирургиясе бүлеге мөдире.
ТР Онкологлар җәмгыяте (1990), Россия эндохирурглары җәмгыяте (1994) әгъзасы.
Хезмәтләре үпкә, үңәч һәм ашказаны эндохирургиясенә, күкрәк куышлыгы һәм плеврадагы шешләргә; онкологик авыруларны озон белән дәвалауга карый.
Потанин тарафыннан плевра эчендәге кан китүләрне диагнозлау өчен торакопорт; урында таралган үзәк үпкә рагын диагнозлау өчен пневмомедиастинум ысулы; үпкә метастазаларын хирургик юл белән дәвалау ысуллары тәкъдим ителә.
Медальләр белән бүләкләнә.
Хирургия рака желудка и пищевода. К., 1994;
Опухоли гормонально-зависимых и гормонопродуцирующих органов. М., 2004.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.