Биографиясе

1915 елның августы, хәзер Саратов өлкәсенең Петров районының Өстән Уза авылы – 1944 елның 20 августы, Литва ССР, Каунас шәһәре.

Киев артиллерия училищесен тәмамлый (1941).

1937 елдан Кызыл Армиядә.

1938 елда Хәсән күле янындагы япон милитаристлары белән сугышларда катнаша, 119 укчы полкның укчы батальоны (39 нчы укчы корпусның 40 нчы укчы дивизиясе) пулемётчысы.

Ерак Көнчыгыш фронты гаскәрләре составында 1938 елның августында батырлык күрсәтә. 60 ка якын дошман солдатын һәм офицерын юк итә, үз подразделениесенең сугышчан бурычын үтәргә булышлык итә.

1942 елның мартыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, взвод, батарея, дивизион командиры.

Бүләкләре

Ленин ордены, Александр Невский, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Туган җирендә Геройга мемориаль такта куелган.

Әдәбият      

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин