Эчтәлек

Казан губерна земствосы идарәсе органы.

1902 елның 10 ноябреннән 1914 елның 25 декабренә кадәр рус телендә Казанда нәшер ителә, барысы 632 саны чыга.

Төрле елларда мөхәррирләре — В.В.Марковников, П.И.Геркен, Н.А.Мельников.

Башлыча, Казан губерна һәм өяз земстволары идарәләре рәисләре, әгъзалары һәм хезмәткәрләре язмалары басыла.

Газета Казан губерна земствосы хисабына чыгарыла, аны волость идарәләре һәм авыл китапханәләре, земство хезмәткәрләре (укытучылар, табибләр, ветеринарлар), газетада язмалары басылган авыл руханилары һәм крәстияннәр бушлай алдыра.

Басмада Россия телеграф агентлыклары телеграммалары, авыл хуҗалыгына кагылышлы хөкүмәт указлары, карарлары һәм боерыклары басыла; кабул ителгән законнар һәм Дәүләт Думасының закон чыгару тәкъдимнәренә аңлатмалар урнаштырыла. Столыпин аграр реформасын әзерләү һәм уздыруга зур игътибар бирелә, хутор хуҗалыкларының өстенлекләре пропагандалана.

«Казанская газета» редакциясе аеруча зур кызыксыну белән җәмәгать үзидарә органнары эшен яктырта; укучыларын Казан губерна земствосы карарлары, комиссияләр һәм өяз идарәләре докладлары белән таныштыра; Казан шәһәр думасы утырышларының отчётлары, җәмәгать эшләре, Казан губернасында башлангыч белем бирү торышы, хәйрия җәмгыятьләре, дәвалау һәм белем бирү оешмаларының хәле, кооперативлар, артельләр, ширкәтләр оештыру турында язмалар бастыра. Газета авыл хуҗалыгын алып баруның алдынгы алымнарын пропагандалый; медицина, ветеринария, умартачылык буенча файдалы мәгълүматлар, крәстияннәр тормышын һәм хезмәтен яхшыртуны оештыру турында киңәшләр бирә. «Казанская газета» ны укучылар губернаның барлык өязләре буенча авыл хуҗалыгы статистикасы мәгълүматлары алалар. 

Әдәбият

Старостин В.А. «Казанская газета» как печатный орган губернского земства // Казанский посад в прошлом и настоящем. М., 2002.

Автор — Г.Р.Заманова