1817 елда Казанда оештырыла. Аның карамагына Казан, Түбән Новгород, Вятка, Оренбург, Сембер, Пенза, Тамбов һәм Саратов губерналарындагы корабльләр төзүгә яраклы урманнар (имән һәм мачталык нарат урманнары) керә. Балтыйк флотын, Каспий флотилиясен, Казан адмиралтействосын, имән агачлары белән Архангельск адмиралтействосын, флот өчен яраксыз агачлар белән артиллерияне тәэмин итү бурычы йөкләнә.

Идарә, лашманнар хезмәтен файдаланып, корабльләр төзүгә яраклы урманны «кисүне, эшкәртүне һәм чыгаруны», ягъни пристаньга кадәр илтүне тәэмин итәргә, округтагы «иң яхшы кыргый урманнар» арасыннан 300 имән урманы аерып алырга, флот ихтыяҗлары өчен даими запас сыйфатында аларны тәртиптә тотарга тиеш була (кайбер мәгълүматлар буенча, 1817–1821 елларда идарә чиновниклары Казан губернасында корабльләр төзүгә яраклы 100 дән артык, Сембер губернасында 5 урманны аерып алалар).

Финанс министрлыгының Дәүләт милке департаментына, 1828 елдан Диңгезчелек министрлыгының Кораблар төзүгә яраклы урманнар департаментына буйсына.

1859 елда бетерелә.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 1. СПб., 1830. Т. 34. № 27023.

Әдәбият  

Корабельные дубравы Чувашии. Чебоксары, 1997.                       

Автор — И.Р.Вәлиуллин