Тарихы

Авылга 1925 елда Кырынды авылларыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

1971 елда Вязовой Ключ поселогы белән берләштерелә (1924 елда Турдалы авылыннан күченүчеләр нигез сала).

Административ-территориаль буйсынуы

Оешкан көненнән ТАССРның Алабуга кантоны Умга волостенда. 1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Кырынды авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

1924 елда мәчет төзелә, 1930 елда ябыла, 1958 елда манарасы киселә. 2002 елдан поселокта мәчет эшли.

Халык саны

1926 елда – 35,
1938 елда – 81,
1958 елда – 46,
1970 елда – 41,
1989 елда – 102,
2002 елда – 83,
2010 елда – 78,
2015 елда – 84 кеше (татарлар).