- РУС
- ТАТ
(археологик). Евразиянең дала һәм урман-дала районнарына, Җүчи Олысы территориясенә нисбәтле XIII –XVI йөзләрдәге культура
XIII йөзнең 2 нче яртысында җирле Европа (болгар-мөселман һәм кыпчак) һәм Үзәк Азия (кидань-чжурчен һәм татар-уйгыр) традицияләренең үзара кушылуыннан барлыкка килә.
Алтын Урда культурасы берничә җирле-локаль (Болгар, Харәзем, Кырым) һәм социаль субкультураларга (шәһәр, аристократлар) бүленә.
Алтын Урда культурасы истәлекләрен тикшерү XVIII йөзнең 2 нче яртысыннан алып барыла. Беренче тапкыр ул мөстәкыйль археологик культура буларак А.В.Терещенко (1850 еллар) һәм Ф.В.Баллод (1920 еллар) хезмәтләрендә тикшерелә.
Алтын Урда культурасы истәлекләре 1920–1950 елларда А.Ю.Якубовский, М.Г.Сәфәргалиев, 1960–1990 елларда А.П.Смирнов, Г.А.Фёдоров-Давыдов, Ә.Г.Мөхәммәдиев, В.Л.Егоров, И.С.Вайнер, А.Е.Алихова, М.Д.Полубояринова, В.В.Дворниченко, Н.М.Булатов, Т.В.Гусев, Р.Г.Фәхретдинов, А.Ә.Борһанов, В.А.Иванов һәм башкалар тарафыннан тикшерелә.
Алтын Урда культурасы утрак тормыш белән яшәү зоналарында (Идел буе, Кырым, Арал буе, Днестр һәм Днепр буйлары, Төньяк Кавказ тау итәге) урнашкан төрле археологик истәлекләрдән тора. Аларда шәһәрлек, авыллык урыннары, каберлекләр, аерым каберләр һәм алар өстенә төзелгән төрбәләр, төрле әйберләр һәм акча хәзинәләре табыла.
Билгеле булган 100 дән артык шәһәрчек арасында Европаның урта гасырлар шәһәрләреннән иң зурлары Сарай әл-Җәдид (Царевский), Сарай әл-Мәхрусә (Селитренный), Бәлҗәмин (Водянский), Үкәк, Болгар, Ак кирмән, Маҗар (Прикумский), Сарайчык була.
Алтын Урда җирләрендә яшәүчеләр күчмә терлекчелек, игенчелек, балыкчылык, аучылык, һөнәрчелекнең күп төрләре белән шөгыльләнәләр.
Шәһәрләр квартал-утар тибында планлаштырып төзелгән, аларның югары үсеш алган гидротехник корылмалары булган (ясалма сулыклар, дамба, арыклар, керамик торбалардан корылган су үткәрү һәм канализация системалары). Авыллар исә шәһәрләр тирәсенә урнашкан. Авыллар урынында тирмә, землянка, агачтан салынган бер бүлмәле өй, шулай ук күп бүлмәле кирпеч йорт урыннары табыла. Шәһәрләрдә һәм шәһәр тирәләрендә зур-зур утарлар төзелгән (мәйданнары кайвакыт 5 мең м2га кадәр җиткән), алар диварлар белән әйләндереп алынган, дивар эчендә күп бүлмәле йорт, аерым торак һәм хуҗалык корылмалары, сулыклар (кайчак фонтаннар белән) булган. Күп бүлмәле йортларның штукатурланган стеналары матурлап бизәлгән, алар еш кына сурәт төшкән плитәләр белән капланган, идәннәргә таш плитә яки кирпеч түшәлгән.
Йортлар эчтән махсус мичләр (кан) белән җылытылган, горизонталь төтен үткәрү торбалары өстенә суфа дип аталган җылы ятаклар ясалган. Шәһәрләрдә, торак йортлар һәм хуҗалык корылмаларыннан тыш, ак таштан төзелгән җәмәгать биналары да табыла (мәчет, мунча, кәрвансарай һ.б.). Мәчетләр, гадәттә, туры почмак рәвешендә төзелеп, эчендә колонналар да булган. Кайвакыт алар тирәсендә мәдрәсәләр, суфилар һәм хаҗга баручылар өчен ханәкәләр дә төзелгән (Кырым, Идел буе). Мунчалар шактый катлаулы архитектур формаларда корылган, идән астыннан җылыткыч торбалар узган, су ясалма сулыклардан китерелгән (кара Ак Пулат).
Мәҗүсилек йолалары сизелеп торган курганлы каберләр белән беррәттән (XIII йөзнең 2 чиреге – XIV йөз уртасы) яртылаш җиргә һәм өскә урнаштырылган мавзолей-кәшнәле мөселман каберләре дә очрый. Идел-Кама төбәгендә торак һәм гарәп телләрендә гарәп графикасында язылган кабер ташлары да табыла (Эпиграфика ядкәрләре). Табылдыклар: кызыл балчыктан ясалган, үсемлек, геометрик һәм зооморфик бизәкләр, арабескалар төшерелгән түгәрәк савыт-сабалар (кувшин, касә, тирән тәлинкә, шешә һәм башкалар); хатын-кыз киемен бизәүче металл эшләнмәләр (Җүкәтау хәзинәсе, Карашәм хәзинәсе); тормыш-көнкүреш әйберләре (көзге, йозак һәм башкалар); хәрбиләр өчен бил каешы тагылмалары, корал кынылары, ат дирбиясе элементлары һәм башкалар; бизәкләр төшерелгән бронза савыт-саба, шулай ук Алтын Урда акчалары (кара Жучи тәңкәләре).
Алтын Урда культурасы XV йөздән тоташ бер күренеш буларак инкыйраз кичерә. Алтын Урда таралганнан соң барлыкка килгән төрки-татар ханлыкларында (Әстерхан ханлыгы, Олы Урда, Казан ханлыгы, Себер ханлыгы) бу сәнгатьнең җирле вариантлары формалаша башлый.
Баллод Ф.В. Старый и Новый Сарай – столицы Золотой Орды. Казань, 1923;
Егоров В.Л. Жилища Нового Сарая (по материалам исследований 1959-1965 гг.) // Поволжье в средние века. М., 1970;
Егоров В.Л. Мавзолеи Водянского городища // Советская археология. 1980. № 1;
Булатов М.Н. Классификация красноглиняной поливной керамики золотоордынских городов // Средневековые памятники Поволжья. М., 1976;
Носков Л.М. Мозаика и майолики из средневековых городов Поволжья. М., 1976;
Мухаммадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII-XV вв. М., 1983;
Кравченко А.А. Средневековый Белград на Днестре (конец XIII- XIV вв.). Киев, 1986;
Мухаметшин Д.Г., Хакимзянов Ф.С. Эпиграфические памятники города Булгара. Казань, 1987;
Полубояринова М.Д. Украшения из цветных камней Болгара и Золотой Орды. М., 1991;
Фёдоров-Давыдов Г.А. Золотоордынские города Поволжья. М., 1994;
Недашковский Л.Ф. Золотоордынский город Укек и его округа. М., 2000;
Город Болгар. Монументальное строительство, архитектура, благоустройство. М., 2001;
Крамаровский М.Г. Золото Чингисидов: культурное наследие Золотой Орды. СПб., 2001.
Автор – И.Л. Измайлов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.