Тарихы

1680 елдан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда 4 мәчет (XIX йөздә төзелгәннәр), 4 мәктәп, 2 тимерче алачыгы, 4 тегермән, 10 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3814,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Красная Горка волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Түбән Ушма авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1924 елда – авылда “Куәт” авыл хуҗалыгы кредит ширкәте, 1930 елда “Кызыл флаг” колхозы оештырыла, аннары 3 колхозга бүленә – “Кызыл флаг” ,”Сабан”, “Сугышчы”. 1946 елда кабат “Кызыл флаг” колхозына берләштереләләр. 1994 елда – “Кызыл флаг” күмәк предприятиесе, 2003 елда “Кызыл флаг” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә. 2007 елдан “Азык-төлек программасы агросәнәгать комплексы” ачык акционерлык җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (мәдрәсә бинасында урнаша), 1934 елда – җидееллык (яңа бина төзелә), 1951 елда урта мәктәп (1987 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. 2007 елдан М.Ш.Шакиров исемен йөртә.

Мәктәп каршында 1983 елдан (1995 ел) төбәк тарихын өйрәнү музее эшли, экспозициясе авыл һәм мәктәп тарихына багышлана (оештыручылары – Ф.З.Мөхәммәтханова, Х.Х.Сәләхетдинов, җитәкчесе – Н.Х.Галиева).

Авылда китапханә (1921 елда уку өе буларак ачыла, хәзер мәдәният йорты бинасында урнаша), мәдәният йорты (клуб буларак ачыла, бай крәстиян йортында урнаша, 1940–1950 елларда мәчет бинасында, 1973 елда яңа бина төзелә), дәвалау амбулаториясе (1940 елда шәхси йортта медпункт буларак ачыла, 2016 елдан амбулатория), балалар бакчасы (1968 елдан, 1982 елдан яңа бинада) бар.

1988 елда – иске мәктәп бинасында спорт комплексы, 2015 елда яңа “Дружба” спорт-сәламәтләндерү комплексы ачыла.

2014 елда авылда Җиңү мемориалы һәм скверы ачыла.

Авылда икенче җәмигъ мәчетнең кирпеч бинасы сакланган (1897 елда янып юкка чыккан агач бина урынында 1910 елда салына), мәчет 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре А.Г.Хөсәенов акчасына, А.Мансуров проекты буенча төзелә, классицистик юнәлештә эклектика стилендә дини архитектура истәлеге. Совет хакимияте елларында анда склад, клуб, төбәк тарихын өйрәнү музее (1970 елдан) урнаша. 1990 елда мәчет дин тотучыларга кайтарыла, 2014 елдан, реконструкцияләүдән соң, “Ак мәчет” исемен йөртә, шул ук елны анда мәчетнең 110 еллыгы бәйрәм ителә.

Күренекле кешеләре

М.С.Әүһәдиев (1923–1997) – Дан орденының тулы кавалеры (Мамадыш шәһәрендә бер урамга аның исеме бирелә, 1998 елда аның бюсты куела, 2015 елда – Мамадышта, 2014 елда Түбән Ушма авылында мәгълүмат тактасы куела; Мамадыш төбәк тарихын өйрәнү музеенда герой якташларга, шул исәптән Әүһәдиевкә багышланган аерым экспозиция бар), башка версия буенча, туган урыны — Красноярск крае;

Л.Х.Мөхәммәтҗанова (1973 елда туган) – әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында баш фәнни хезмәткәр, Ш.Маннур исемендәге әдәбият премиясе лауреаты;

З.М.Мансуров (1949 елда туган) – шагыйрь, ТР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Социалистик Татарстан” газетасы хәбәрчесе (1974–1983 елларда), ТАССР Телевидения һәм радиотапшырулар дәүләт комитетында баш мөхәррир (1986–1990 елларда);

Х.Ш.Мәхмүтов (1933–2021) – фольклорчы, филология фәннәре докторы, ТАССР, РФ нең атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт бүләге лауреаты;

Г.Ш.Шакиров (1921–2005) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, РСФСР ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Түбән Кама” совхозы директоры (1970–1991 елларда), Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленин (ике тапкыр), Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

М.Ш.Шакиров (1928–2007) – агроном, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, РСФСР ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Кызыл флаг” колхозы рәисе (1959 елдан), Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы (дүрт тапкыр) орденнары кавалеры;

Д.С.Шәфиков (1941–2013) – галим-агроном, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТР ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда — 305 ир-ат;
1859 елда — 2073,
1897 елда — 2754,
1908 елда — 3185,
1920 елда — 2736,
1926 елда — 3040,
1938 елда — 2238,
1958 елда — 1531,
1970 елда — 1777,
1979 елда — 1559,
1989 елда — 1244,
2002 елда — 1071,
2010 елда — 1057,
2017 елда — 955 кеше (мөселман татарлар – 99%, руслар – 0,6%, керәшен татарлар – 0,2%, чуашлар – 0,1%).