Биографиясе

1932 елның 15 октябре, Казан – 2021 елның 6 апреле, Казан.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1960 ел), Аксубай районының «МЮД» дуңгыз үрчетү совхозында баш ветеринария табибе булып эшли. 1964 елдан Казан ветеринария институтында: өлкән фәнни хезмәткәр, вирусология лабораториясе мөдире. 1984 елдан Бөтенроссия ветеринария фәнни-тикшеренү институтында: директор (2004 елга кадәр), вирусология лабораториясе мөдире (2007 елга кадәр). 2007 елдан «Россельхознадзор»ның «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» федераль дәүләт учреждениесе фәнни консультанты.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре вируслы һәм хламидиозлы инфекцияләргә диагноз кую өчен препаратлар уйлап табуга, гамәли ветеринария һәм медицина сәнәгате өчен норматив-техник документлар эшләүгә карый. Уйлап табуга 58 авторлык таныклыгы һәм 8 патенты бар.

Бүләкләре

ТР Дәүләт бүләге лауреаты. «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Хламидиозы сельскохозяйственных животных. Москва, 1984 (автордаш).

Ветеринарная радиоэкология. Казань, 2000 (автордаш).

Патоморфогенез сибирской язвы. Москва, 2002 (автордаш).

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006). Казань, 2006.