Эчтәлек

«әл-Кадә» һәм «әл-Кадәр» сүзләренең мәгънәсе көндәлек тормышта аерылмый, әмма фәлсәфи системаларда алар төрле дәрәҗәдәге илаһи күренешләр һәм вакыйгаларның закончалыгын сәбәп-нәтиҗәләр бәйләнешеннән чыгып билгелиләр: «әл-Кадә»дә вакыт һәм фәзага бәйсез рәвештә алдан билгеләнү — «Аллаһ ихтыяры» (илаһият галимнәрендә) яки «акыл-беренчел» (философларда) төшенчәләре күздә тотыла; «әл-Кадәр» «әл-Кадә»нең вакыт һәм фәзада җәелүен, аның реаль тормышта барлыкка килүе «Аллаһ ихтыяры» белән яки «галәми рух гамәле» буларак аңлатыла.

Илаһият гыйлемендә әл-Кадәргә нисбәтле 2 юнәлеш барлыкка килә: бөтенесен үз эченә алган тәкъдиргә инану (яһүдиләр фикеренчә) һәм әл-Кадәрнең чикләнгәнлеге, ягъни кешенең күпмедер ирекле ихтыярын тану (кадәриләр фикеренчә).

Әдәбият

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.