- РУС
- ТАТ
Табиб, бальнеолог, Татарстан Республикасы һәм РФнең атказанган табибе (1993, 1996)
1944 елның 22 февралендә Бондюг шәһәр тибындагы поселокта (хәзер Менделеевск шәһәре) туган.
Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1968), Менделеевск үзәк район хастаханәсенең баш табибе булып эшли.
1974 елдан – «Иж минераль сулары» («Ижминводы») курорты, 1979 елдан – Апастагы «Россия энҗесе» («Жемчужина России»), 1982 елдан «Казан» («Казанский») санаторийлары баш табибе.
1990 елдан «Татарстанкурорт» берләшмәсе генераль директоры.
2004–2006 елларда Россия милли курортлар ассоциациясенең Идел буе округы баш табибе.
2006–2012 елларда Татарстан Республикасының Олимпия резервы спортчылары өчен медицина-тернәкләндерү үзәге баш табибе.
Фәнни тикшеренүләре курортология өлкәсенә карый.
«Санаторий-курорт оешмалары шартларында йөкле хатыннарның сәламәтлеген яхшыртуның яңа системасы» хезмәте өчен Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге бирелә (1996). Бөтенроссия «Ел менеджеры» конкурсы җиңүчесе (2001).
Медальләр, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
«Ижминводы – Шифалы Су» – старейший курорт Татарстана. Казань, 2001 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.