Биографиясе

Гомер еллары: 1823, башка мәгълүматларга караганда, 1828, Сембер губерниясе, Кормыш өязе Сафаҗай авылы – 1866 елның 28 августы, шунда ук.

Х.Фәезханов – Г.Фәезхановның абыйсы. Ш.Мәрҗани шәкерте.

Туган авылында, аннары Казанда (1848–1853) мөселман мәгърифәтчеләре Мөхәммәткәрим әт-Тәкәнеши һәм Байморат ибне Мөхәррәмдә, 1850 елдан Ш. Мәрҗанидә укый.

1840 еллар ахырыннан Казан университетының шәркыятьче галимнәре И.Н.Березин, А.К.Казимбәк, 1854 елдан – академик Б.А.Дорн, В.В.Вельяминов-Зернов, М.И.Броссе, А.А.Куник (С.-Петербург) белән хезмәттәшлек итә.

1854 елдан С.-Петербург университетының Шәрекъ телләре факультеты укучыларына лекцияләр укый.

Тикшеренүләре

1858 елда Х.Фәезханов Фәннәр академиясе йөкләмәсе буенча Мәскәүдә Тышкы эшләр министрлыгы архивында сакланган Урта гасырларда төрки телдә язылган документлар текстларының тасвирламасын төзи. 378 текст ачыклана һәм «мулла Хөсәен Фәезханов ярдәме белән» В.В.Вельяминов-Зернов мөхәррирлегендә аерым китап булып басыла («Материалы для истории Крымского ханства», 1864).

1860 елда Рус археологик җәмгыяте йөкләмәсе буенча Касыйм шәһәре татар зиратындагы кабер ташлары язмаларын күчереп ала. Х.Фәезханов тарафыннан табылган 29 эпиграфик текст Касыйм ханлыгы тарихының чыганак базасын бик нык баета; алар Вельяминов-Зерновның «Исследования о касимовских царях и царевичах» (ч. 1–4, СПб., 1863–1887) хезмәтендә урын ала.

1862 елда Х.Фәезханов Тархан һәм Урюм (Ырым) авылларында яңа болгар эпитафияләрен ача, аларны «Три надгробных булгарских надписи» мәкаләсендә тасвирлый, мәкалә «Известия Русского археографического общества» журналында басыла (1863, вып. 4). Беренчеләрдән булып болгар эпитафияләрендәге чуаш теле элементлары булган «серле» компонентларны укый һәм аңлата, бу мөһим фәнни ачыш булып тора.

Бер үк вакытта гарәп кулъязмаларын (Петербург университеты китапханәләре фондларында сакланалар), татар халкы, Казан һәм Кырым ханлыклары тарихы буенча материаллар җыю һәм тасвирлау белән шөгыльләнә.

Х.Фәезханов беренчеләрдән булып татарларның килеп чыгышы мәсьәләсе буенча тикшеренүләргә керешә.

1862 елда ташбасма ысулы белән «Татар теленең кыскача грамматикасы»н бастыра (СПб.), аның кушымтасында үз тәрҗемәсендә гарәп-фарсы әдәбияты ядкәре «Кәлилә вә Димнә» текстыннан өзекләр, Кырым ханы Җанибәкгәрәй грамотасы текстын (XVII йөз), Г.Нәваинең «Мәҗалис ән-нәфис» поэмасыннан өзек урнаштыра.

Х.Фәезханов – мөселман мәгарифен реформалау проекты авторы: «Ислах әл-мөдәррис» («Мәктәп реформасы», СПб., 1862; 2006 елда басыла) хезмәтендә татар мәгърифәтчеләреннән беренче булып Европа мәгарифе алымнарын татар мәгариф системасына кертү зарурлыгы турында нәтиҗә ясый, дин нигезләрен дөньяви фәннәр белән бергә укытуны тәкъдим итә.

1860 елларда татар телендә газета яки журнал («Чулпан», «Таң йолдызы», «Файда») чыгару фикеренә килә.

Хезмәтләре Касыйм, Казан, Кырым ханлыклары тарихына, төрки филологиягә һәм болгар эпиграфикасына багышлана («Мәдрәсәләр ихласы», «Рисалә», «Касыйм ханлыгы», «Казан тарихы», «Борынгы болгар ташлары»).

Х.Фәезхановның фәнни тикшеренү нәтиҗәләре В.В.Вельяминов-Зернов һәм Ш. Мәрҗанинең күптомлы фундаменталь хезмәтләрендә урын ала.

Әдәбият

Хөсәен Фәезханов: тарихи документаль җыентык. Казан, 2006.

Фахрутдинов Р. Асар. Оренбург, 1908.

Фәхретдинов Р. Хөсәен әфәнде Фәезханов // Шура. 1916. № 15–19.

Усманов М. Заветная мечта Хусаина Фаизханова. Казань, 1980.

Мулла Хусейн: материалы книжной выставки, посвященной 175-летию со дня рождения Х.Фаизханова. Н.Новгород, 2003.

Юзеев А.Н., Мухетдинов Д.В. Хусаин Фаизханов – первый татарский просветитель. Н.Новгород, 2011.

Автор – Ф.Г.Миңнеханов