Биографиясе

Чын исеме Мирза Алекпер оглы Таирзадә.

1862 елның 30 мае, хәзер Азәрбайҗан Республикасы Шәмәхә шәһәре – 1911 ел, Баку шәһәре.

1874 елдан мәгърифәтче, сатирик-шагыйрь С.А.Ширвани ачкан җәдиди мәдрәсәдә укый (Көньяк-Көнчыгыш Азәрбайҗан). Ике елдан соң укуын ташларга мәҗбүр була. Үз кибетләрендә эшли.

1880 елларда, хаҗ кылуны сәбәп итеп, Кавказ артына, Гыйрак, Иран, Урта Азиягә сәяхәт кыла. Әтисенең вафатыннан соң Шәмәхәгә кайта.

1903–1905 елларда азәрбайҗан газета-журналларында хезмәттәшлек итә. Гомеренең соңгы елларында Бакуда яши, укыта. Фәкыйрьлектә үлә.

Иҗаты

Азәрбайҗан реалистик әдәбиятында сатира мәктәбенә нигез салучыларның берсе. Иҗатының башлангыч чорында лирик шигырьләр, элегияләр яза. Татар укучылары арасында яратып укыла торган «Молла Насретдин» (Баку) сатирик журналының даими авторы сыйфатында таныла. Сәнгать чараларын киң кулланып, Сабир социаль типлар галереясын (халык һәм милләт мәнфәгатьләрен санламаучы, надан, сатлык, саран, рухи торгынлык ияләрен) тудыра.

Сабирның «Шикаять» сатирасына Г.Тукай «Мулланың зары» (1908 ел) исемле шигъри назыйрә яза. Г.Тукай шагыйрьне дәвалау өчен акча җыюда катнаша.

Сабирның дини рухтагы аерым шигырьләре XX йөз башы татар матбугатында басылып чыга. 1985 елда Сабир шигырьләре Ә.Исхак тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителә.

Әдәбият

Шариф А. Жизнь и поэтическое творчество Сабира (1862–1911). М., 1951.

Заманов А. Сабир вэ муасирлэри. Бакы, 1973.