Чуаш телендә сөйләшүчеләр Чуаш, Татарстан, Башкортстан республикаларында, Ульянов, Самара, Саратов, Оренбург өлкәләрендә һәм Россия Федерациясе, БДБнең башка төбәкләрендә тыгыз урнашып яшиләр.

Чуаш халкының гомуми саны – 1 435 872 кеше (2010), шул исәптән Татарстан Республикасында – 116,2 мең кеше (нигез дә, Аксубай, Чүпрәле, Нурлат, Буа, Чирмешән, Әлки, Тәтеш һ.б. районнарда).  

Диалектлар

Чуаш теле 2 диалектны: түбәнге («у»лаштыручы) һәм югары («о»лаштыручы) диалектларны үз эченә ала, аларда шактый сөйләшләр аерып карала.

Язу

Чуаш теленең хәзерге алфавиты рус алфавиты нигезендә төзелә. Бүгенге формасы 1949 елдан бирле яшәп килә. 37 хәрефне үз эченә ала, шул исәптән 4 хәреф диакритик тамгалы (ӑ, ӗ, ҫ, ӱ).

Тарих

Чуаш теле тарихының төрле чорларында төрле язу төрлә ре – рун язуы (IV–VII йөзләр), гарәп графикасына нигезләнгән язу (VIII–XVI йөзләр), латин язуы (XVIII йөз), кириллица (XVIII–XIX йөзләр) кулланыла.

Беренче басма грамматика һәм тәрҗемә китаплар XVIII йөздә барлыкка килә. Чуаш телен фәнни яктан өйрәнүгә Н.И. Ашмарин нигез  сала (XIX йөз ахыры – XX йөз башы); бу телне өйрәнү һәм үстерүгә шулай ук И.А. Андреев, В.Г. Егоров, Й. Бенцинг һ.б. саллы өлеш кертә.

Әдәби тел

Чуаш әдәби теле XX йөз башына түбән диалект җирлегендә формалаша.

Чуаш теле агглютинатив типтагы телләргә карый. Сүз басымы озын һәм көч белән ясала. Морфологик үзенчәлеген гомумтөрки -лар күплек сан кушымчасы урынына -сем кушымчасы билгели.

Сүз ясалышының төп ысуллары – сүзләр кушылу һәм кушымчалау.

Чуаш теле рус теле белән беррәттән Чуаш Республикасының дәүләт теле санала.

Бу телдә башлангыч мәктәпләрдә укыту алып барыла, дәреслекләр, матур һәм публицистик әдәбият басыла, газета һәм журналлар, шул исәптән Казанда «Сувар» газетасы һәм «Шурампус» («Таң») журналы, Буа районында «Ялав» («Байрак») газетасы нәшер ителә, теле- һәм радиотапшырулар гамәлгә ашырыла. Чуаш телендә радиотапшырулар эфирга Татарстан радиосы аша чыга («Якын кардәшлек – иң зур байлык» – «Доброе братство – лучшее богатство»).

1990 елларда Казан педагогика университетында һәм Чистай педагогия училищесендә – чуаш бүлекләре, Татарстан Республикасының чуашлар тыгыз урнашкан районнарында чуаш теле укытыла торган мәктәпләр ачыла.

Чуаш гуманитар фәннәр институты һәм Чуаш университеты (Чабаксар шәһәре) чуаш телен фәнни өйрәнү үзәкләре булып тора.

Әдәбият

Ашмарин Н.И. Материалы для исследования чувашского языка. Казань, 1989.

Современный чувашский литературный язык. Чебоксары, 1990. Т. 1.

Федотов М.Р. Чувашский язык: Истоки. Отношение к алтайским и финно-угорским языкам. Историческая грамматика. Чебоксары, 1996.

Чувашская энциклопедия. Чебоксары, 2011. Т. 4.