Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына, 1557 елдан – рус авылы. Революциягә кадәрге чыганакларда Богоявленский исеме белән дә билгеле. Беренче исеме – Екимень (Икимень, Искимень). Революциягә кадәрге чыганакларда Знаменский, Маматово исемнәре белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тимерчелек кәсепчелеге, сәүдә итү тарала.

1784 елда авылда алпавыт кенәз К.Н.Кропоткин акчасына таштан Знаменский чиркәве төзелә, янкормалары Преображение Господня һәм изге Николай Чудотворец хөрмәтенә изгеләндерелә, 1864 елда архитектор Ф.И.Петонди проекты буенча яңадан уңъяк янкорма төзелә һәм чаң манарасы корыла (барокко стилендә дини архитектура истәлеге; XVIII йөздәге чатыр гыйбадәтханәләрнең сирәк үрнәкләренең берсе).

XX йөз башында земство мәктәбе (1876 елда ачыла), Халыкта аек яшәү рәвеше тәрбияләүче попечительлек уку өе, кредит бирүче ширкәт, 2 тимерче алачыгы, 2 су тегермәне, 5 вак-төякләр кибете, шимбә саен базар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 836,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Чырпы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1944 елның 19 февраленнән – Салтан, 1946 елның 5 апреленнән – Корноухово, 1954 елның 19 ноябреннән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Хәзер Урта Девятово авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1924 елда – авылда К.Маркс исемендәге коммуна, 1931 елда “Память Ленина” колхозы оештырыла. 1950 елда аның составына “Красный Восток”, “6 съезд Советов”,”Искра”, Крупская исемендәге колхозлар керә; 1956–1957 елларда авыл 25 Октябрь исемендәге совхоз составына (Державин, Урта Девятово авыллары, Түбән Кармачы, 25 Октябрь исемендәге совхоз поселоклары) керә. 1965 елда 2 совхозга бүленә: 25 Октябрь исемендәге совхоз (Александровка, Түбән Кармачы, 25 Октябрь исемендәге совхоз поселоклары, Бутыри, Державин авыллары) һәм “Россия” совхозы (Емельяново, Урта Девятово, Смолдеярово авыллары).

1995 елда авыл “Девятовское” күмәк предприятиесе составына керә (хәзер “Девятовское” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте).

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп эшли. Фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Емельяново табылдыгы (неолит-бронза дәвере) ачыклана.

Күренекле кешеләре

А.Т.Сергеев (1915–1974) – өлкән сержант, Советлар Союзы Герое, Ленин, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры (Урта Девятово мәктәбе каршында аның бюсты, Урта Девятово авылы янында стела куелган).

Тормышы һәм эшчәнлекләре авыл белән бәйле шәхесләр:

  • С.В.Дунаев – җәмәгать эшлеклесе, 3 нче Дәүләт думасы депутаты (авылда шәхси медицина практикасы белән шөгыльләнә);
  • Ю.И.Коваль – балалар язучысы ( 1960–1963 елларда мәктәптә укыта);
  • И.А.Рындовский – алпавыт, 4 нче Дәүләт думасы депутаты (авылда 318 дисәтинә җир били).

Халык саны

1782 елда – 233 ир-ат;
1859 елда – 378,
1897 елда – 471,
1908 елда – 575,
1926 елда – 740,
1938 елда – 592,
1949 елда – 442,
1958 елда – 268,
1970 елда – 302,
1979 елда – 216,
1989 елда – 114,
2002 елда – 90,
2010 елда – 57,
2017 елда – 44 кеше (руслар).