Казанда уздырыла. 2005 елда РФнең мөселман җәмәгать оешмалары башлангычы, Президент һәм ТР Хөкүмәте, РФ Мәдәният министрлыгы, РФнең Мәдәният һәм кинематография буенча федераль агентлыгы ярдәме белән оештырыла. Фестивальне оештыручылар — Россия мөфтиләр шурасы, «Ислам дөньясы» телевидеокомпаниясе, Ислам мәдәният үзәге. Фестивальнең президенты — Россия мөфтиләр шурасы рәисе мөфти Равил Гайнетдин, вице-президенты — Ислам мәдәният үзәге президенты Габделвахид Ниязов, генераль директоры — «Ислам дөньясы» телевидеокомпаниясе президенты Җәүди Мамиргов. Оештыру комбинаты рәисе — З.Р.Вәлиева.

Мөселман кинематографистларының ел саен була торган форумы рәвешендә уздырыла (Россиядәге, шулай ук якын һәм ерак мөселман чит илләрендәге мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең даими очрашу һәм тәҗрибә алмашу урыны). Аның максатлары — мөселман кинематографистларының иҗади казанышларын күрсәтү, Россия һәм дөнья күләмендә ислам һәм мөселманнар турында объектив караш тудыру, Россиядә ислам диненең рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен популярлаштыру.

Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәфис фильм, иң яхшы режиссёрлык эше, иң яхшы документаль фильм, иң яхшы ир-ат роле, иң яхшы хатын-кыз роле, иң яхшы анимацион фильм, иң яхшы оператор эше (нәфис фильмда) номинацияләрендә призлар тапшырыла; шулай ук ТР Президентының «Кино сәнгатендә гуманизм өчен», халыкара ТЮРКСОЙ оешмасының «Төрки дөнья кинематографиясе үсешенә керткән өлеше өчен» махсус призлары, «Ислам мәгърифәтен үстерүгә керткән өлеше өчен», «Кино сәнгатендә яңа формалар тапкан өчен» һ.б. призлар бирелә.

Фестивальнең жюри составында — дөнья кино сәнгатенең күп кенә танылган эшлеклеләре.

2005 елда узган 1 нче фестивальдә режиссер Октай Миркасыймның «Сихерче» (Әзәрбайҗан) фильмы лауреат була. Алга таба фестиваль ел саен уздырыла. Анда «Салкынның күз яше» («Слеза холода», режиссер Азизулла Хәмиднәзадә, Иран, 2006), «Азиз баба» (режиссер Нәсер Хәмир, Франция-Германия-Тунис-Венгрия-Иран-Бөекбритания, 2007), «Әни өчен «ми» («Ми» для мамы», режиссер Рәсүл Моллаголипур, Иран, 2008), «Джодха акбар» (режиссер Ашутош Говарикер, Һиндстан, 2008), «Бер сугыш» («Одна война», режиссер Вера Глаголева, Россия, 2009), «Бибинур» (режиссер Юрий Фетинг, Россия, 2010), «Минем тәэсирле кинотеатрым» («Мой впечатляющий кинотеатр», режиссер Лу Янг, Кытай, 2011), «Шикәр бөртеге» («Крупица сахара», режиссер Сәед Риза Мир-Кәрими, Иран, 2012), «Боҗралар» («Круги», режиссер Срджан Голубович, Сербия, Германия, Франция, Хорватия, Словениянең уртак хезмәте, 2013), «Хәлимә юлы» («Хәлимә юлы», режиссер Арсен Остойич, Хорватия, 2014), «Таулар алиһәсе» («Королева Гор», режиссер Садыйк Шерайонияз, Кыргызстан, 2015), «Үлемсез» («Бессмертный», режиссер Һади Мохагех, Иран, 2016) фильмнары җиңү яулый.

2017 елның сентябрендә 13 нче фестиваль була. Конкурс программасында дөньяның 27 иленнән 60 фильм катнаша. Режиссер Мостафа Караның «Кандагар салкыны» («Холод Кандагара», Төркия-Венгрия) фильмы иң яхшы фильмнардан дип табыла, тулы метражлы уен фильмының иң яхшы актёры — Дулига Акмолда («Оралман», Казакъстан). «Хатын-кызлар көне» («Женский день», Мисыр) фильмындагы хатын-кызлар ансамбле — Илһам Шахин, Нахед Эль-Себо һәм Нелли Кәрим «Иң яхшы хатын-кыз роле» призы белән бүләкләнә. (2010 елга кадәр — «Алтын мөнбәр» фестивале).

2019 елда беренче тапкыр фестиваль «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI Халыкара икътисади саммиты белән берлектә 24–30 апрельдә уза. Юбилейлы XV Казан мөселман киносы фестивале кысаларында беренче тапкыр халыкара кинопроектлар конкурсы (питчинг) уздырыла.

2021 елның 5–10 сентябрендә XVII фестиваль уза. Фестивальнең оештыру комитеты 2021 елда дөньяның 45 иленнән 584 гариза терки. Конкурс программасына 50 фильм керә.

2022 елда фестивальнең конкурстан тыш программасы Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә багышлана. XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә гран-при Иран режиссеры Нахид Хассанзаденың «Тыныч дан» фильмына бирелә.

XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивале 2023 елның 5–9 сентябрендә уза. Иң яхшы тулы метражлы уен фильмы өчен Гран-при Иран режиссеры Бехруз Шоаибиның «Алдан килешмичә» фильмына бирелә. Иң яхшы тулы метражлы документаль фильм номинациясендә бүләкне Юлия Бобкованың «Качкыннар» (Россия) картинасы ала. 2023 елда конкурс программасына 20 дән артык илдән барлыгы 52 фильм керә.