Авыл 1644 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Ильинский исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук сәүдә эше, он тарту, тире эшкәртү, чүлмәк ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, Илия чиркәве (1883 елда ачыла, бинасы сакланган), иске дин тарафдарлары гыйбадәтханәсе, земство мәктәбе (1868 елда ачыла) һәм хастаханәсе (1867 елда ачыла, бинасы 1879 елда төзелә, 2004 елда янып юкка чыга), вак кредит учреждениесе, ветеринария фельдшерлык пункты, керосин кибете, су һәм 9 җил тегермәне, ярма яргыч, салат заводы, йон-тукыма ману, 6 чүлмәк ясау, 2 тире эшкәртү, йон тетү, 2 май язу йортлары, 5 тимерче алачыгы, 8 ашлык амбары, ашханә, 2 сыраханә, 2 чәйханә, 1 казна шәраб һәм 10 вак-төякләр кибете була. Сишәмбе базары, 2 ярминкә эшли (28–31 май һәм 18–20 сентябрь).

Авыл җәмәгатенең имана җире 5483 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Ильинский-Шонгат волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Зур Күккүз авыл җирлеге составына керә.

1932 елдан – Сталин исемендәге колхоз, 1963 елдан – “Гигант” колхозы, 1993 елдан – “Шонгат” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 1997 елдан – “Үрнәк” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2000 елдан – “Мир” авыл хуҗалыгы предприятиесе,  2003 елдан – “Шонгат” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2005 елдан “Колос” крәстиян-фермер хуҗалыгы составына керә. Халкы күбесенчә шул хуҗалыкта эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Бөек Ватан сугышы елларында авылда балалар йорты эшли, анда Украина, Белоруссия, Ленинград һәм Ленинград өлкәсеннән эвакуацияләнгән балалар яши.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: I Шонгат авыллыгы (Болгар – Алтын Урда чоры) II Шонгат авыллыгы һәм шәһәрлеге  (Болгар – Алтын Урда чоры), Шонгат торулыгы (мезолит, бронза гасыры).

Күренекле кешеләре

В.Г.Садовников (1928–1990) – ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, өч Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 388 ир заты;
1859 елда – 1502,
1897 елда – 2882,
1908 елда – 3207,
1920 елда – 2751,
1926 елда – 2899,
1938 елда – 1656,
1949 елда – 1113,
1958 елда – 758,
1970 елда – 426,
1979 елда – 260,
1989 елда – 140,
2002 елда – 170,
2010 елда – 119,
2015 елда – 126 кеше (руслар, татарлар).