Псевдонимы М.Рәхимов.

Биографиясе

1927 елның 14 февралендә Башкортстанның Салават районы Нәсибаш авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1950).

1950–1959 елларда Әгерҗе шәһәрендә урта мәктәптә тарих укытучысы.

Язмалары 1955 елдан басыла башлый.

1959–1970 елларда «Совет мәктәбе» журналында бүлек мөдире.

1973–1988 елларда Казан педагогия институтында укытучы, доцент.

Иҗаты

Балаларны гаиләдә һәм мәктәптә тәрбияләү мәсьәләләренә, халык педагогикасы һәм иҗтимагый-сәяси темаларга багышланган язмалары «Казан утлары», «Мәгариф», «Мирас», «Идел», «Татарстан» журналларында һәм республика газеталарында басыла.

Татарстан радиосында сәяси темаларга тапшырулар алып бара.

Мәкаләләре рус, немец, грек, поляк, болгар, корея һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.

Бүләкләре

Халыкара Кол Гали исемендәге (1999), ТР Журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге бүләкләр лауреаты (1994).

Әсәрләре

Без яшәгән якларда. Казан, 1969.

Укучыларга идея-политик тәрбия бирү. Казан, 1978.

Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү. Казан, 1981.

Гаиләдә әхлак тәрбиясе. Казан, 1985.

Килер бер көн... Казан, 1998.

Тормыш мизгелләре. Казан, 2002.

Яманны юлдаш итмә. Казан, 2007.

Әдәбият

Яруллин Ф. «Килер бер көн...» // Мирас. 1999. № 11.

Әмирханов М. Сөбханалла, күз тимәсен!//Мәдәни җомга. 2007. 9 февраль.