Субъектив-модаль мәгънәләрне белдерүдә төп лексик чара хезмәтен үтиләр. Модаль сүзләр чынбарлыктагы предметларны да атамыйлар, аларның билгеләрен дә белдермиләр, аларга сүз ясагыч кушымчалар ялганмый.

Татар телендә модаль сүзләрне төзелеше ягыннан гади (ахры, бугай, бәлки, мөгаен, икән, имеш, дөрес, билгеле, әлбәттә һ.б.) һәм кушма (чыннан да, чынлап та, булса кирәк, булырга кирәк һ.б.) төрләргә аерып карыйлар. Мәгънә ягыннан  модаль сүзләр: а) раслауны (әлбәттә, дөрес, бәхәссез, чыннан да һ.б.); б) фараз кылу, ихтималлык, икеләнү төсмерләрен (ихтимал, мөгаен, бәлки һ.б.) белдерүче төрләргә бүленә.

Җөмләдә модаль сүзләр кереш сүз (кыскасы, әлбәттә һ.б.) һәм хәбәрлек сүз (тиеш, мөмкин һ.б.) вазифаларын үти; синтаксик яктан бәйсез кисәкләр буларак, алар җөмләнең төрле урынында килә ала: әлбәттә, мөгаен, шаять, күрәмсең кебек модаль сүзләр җөмләнең башында да, уртасында да, ахырында да кулланыла; дөрес, шиксез, ихтимал, чыннан да кебек модаль сүзләр җөмлә башында яки җөмлә уртасында языла; имеш, бугай, булса кирәк модаль сүзләре җөмлә ахырында, сирәк кенә җөмлә башында килә.

Әдәбият           

Хангилдин В.Н. Татар теле грамматикасы. К., 1959;

Гарданова Л. Татар телендә модаль сүзләрне өйрәнү // Совет мәктәбе. 1965. № 12;

Татар грамматикасы. Морфология. М.-К., 2002. 2 т.;

Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К., 2006;

Современный татарский литературный язык. М., 1978.