Эчтәлек

Төрки-татар мифологиясендә чагылдырылган йолдызлар турында күзаллаулар Шумер һәм Вавилонга барып тоташа. Җир йөзендәге барлык зур һәм кечкенә вакыйгалар белән йолдызлар идарә итә дип саналган. Һәр кешенең язмышын билгеләүче үз йолдызы бар ("бәхетле йолдыз астында туган"), атылган (сүнгән) йолдыз үлемне белдергән. Кайбер үлгән кешеләр (идарәчеләр, батырлар) күккә атыла һәм йолдызларга әверелә дип фаразлаганнар (татар легендасы "Мәрҗән каласы һәм унике кыз хикәяте" – "О городе Марджан и двенадцати девушках").

Йолдызлыклар исемнәре белән Болгар-Казан календаренда айлар билгеләнгән: Чиләк (ведро) –  Водолей, Балык – Рыбы, Кузы (ягнёнок) – Овен, Угез – Телец, Игезәк – Близнецы, Кысла – Рак, Арыслан – Лев, Кыз – Дева, Бизмән (безмен) – Весы, Чаян – Скорпион, Җая (лук) – Стрелец, Кәҗәмөгез – Козерог.

Әдәбият

Татар халык табышмаклары. Казан, 1980;

Татар халык иҗаты: Риваятьләр һәм легендалар. Казан, 1987;

Урманче Ф. Татар мифологиясе // Татар халык иҗаты. Казан, 2002.

Авторы – Ф.И.Урманчеев