Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Берёзовка на Субычьих горах исеме белән тә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крестьяннары (XVIII йөздә алпавытлар арасында: Аристовлар, М.В.Мельгунов, Т.К.Мокеева; XIX йөздә: Чистай һәм Мамадыш өяз дворяннары башлыгы П.И.Филипович, майорлар В.П.Филипович һәм А.А.Чертов, В.Н.Болховский, М.П.Минкина) һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

Кубас авылының Николай чиркәве приходына карый.

XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе (1903 елда 23 ир бала һәм 14 кыз бала укый), җил тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 912 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Иванаево волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.

Хәзер Кубас авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Кама» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – «Доброволец» эреләндерелгән колхозы, 1961 елдан – Ленин исемендәге колхоз, 1994–2004 елларда «Кама» коммуналь авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли (барысының да үзәк утары – Кубас авылы). Гаилә сөтчелек фермасы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл янында археология истәлеге – Берёзовка авыллыгы (Салтау-Маяк һәм Чулман-Урал буе культуралары катнашлы монголларгача чор болгар ядкәре) табыла.

Күренекле кешеләре

П.Н.Осипов (1950 елда туган) – педагогия фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы, РФ Хөкүмәте бүләге лауреаты;

А.М.Родионов (1918–1995) – нәкышче, педагог, ТАССРның халык рәссамы, РСФСРның атказанган рәссамы, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 125 ир-ат;
1859 елда – 329,
1897 елда – 440,
1908 елда – 654,
1920 елда – 596,
1926 елда – 570,
1938 елда – 226,
1949 елда – 108,
1958 елда – 98,
1970 елда – 130,
1979 елда – 97,
1989 елда – 39,
2002 елда – 37,
2010 елда – 21,
2022 елда – 17 кеше (руслар – 88%, татарлар – 12%).