«Чулпан» газетасы

РСФСРның Милләтләр эше буенча халык комиссариаты каршындагы Үзәк мөселман комиссариаты органы; «сул социалистик юнәлештәге газета» дигән исем асты була.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның 18 гыйнварыннан 1919 елның 21 мартына кадәр Петроградта (12 сан) һәм Мәскәүдә (33 сан) татар телендә нәшер ителә, барысы 45 саны чыга.

Башта рәсми мөхәррире — Г.Абушаев, фактик мөхәррире — Г.Ибраһимов.

13 саннан (30 март), совет хөкүмәте Мәскәүгә күчкәч, газета белән мөхәрририят идарә итә.

Г.Ибраһимов чакыруы буенча аның составына Төньяк фронт Мөселман солдатлар комитетының «Сугыш сафы» газетасы (Псков шәһәре) хезмәткәрләре, шул исәптән актив авторлары — М.Дулат Али, Й.Ибраһимов, Һ.Килдебәков, М.Конов, Г.Максудов керә.

Газетада галимнәр, революция һәм җәмәгать эшлеклеләре Ш.Әхмәдиев, М.Вахитов, Ш.Манатов, Б.Мансуров, И.Рәхмәтуллин, М.Сөбхи, Х.Урманов, Ш.Ходайбердин һәм башка хезмәтләре, күренекле әдипләр Ш.Бабич, Н.Исәнбәт, С.Кудаш, М.Максуд һәм башкаларның мәкаләләре чыга.

Юнәлеше

Татар теленә тәрҗемә ителеп совет хөкүмәтенең мөһим карарлары, шул исәптән Татар-Башкорт Совет Социалистик республикасы турындагы Нигезләмә, Үзәк мөселман комиссариаты коллегиясе утырышлары беркетмәләре һәм аларның карарлары басыла.

«Чулпан» социалистик идеяләрне актив пропагандалый, революциянең бөек казанышларын сакларга, контрреволюция һәм дин тәэсиренә каршы көрәшергә чакыра. Брест солыхы турындагы мәсьәләдә газета аны кабул итмәүдән алып солыхны имзалау зарурлыгын аңлатуга кадәр үзгәреш кичерә.

Мөһим темалар арасында татарларның милли үзбилгеләнү, милли дәүләтчелек формалары, шул исәптән территорияль мохтарият мәсьәләләре күтәрелә.

«Чулпан» Учредительләр җыенын таратуга, милли оешмалар — Бөтенроссия Мөселман хәрби советын (Хәрби Шура), Бөтенроссия Мөселман советын (Милли Шура), Эчке Россия һәм Себер мөселманнары Милли идарәсен (Милли идарә) юкка чыгаруга, большевистик булмаган матбугатны ябуга уңай карый.

Сугыш хәрәкәтләре барышын даими яктырта, Кызыл Армия солдатлары рухын күтәрергә (шул исәптән Казанны алу чорында), мөселманнарны Кызыл Армия сафына басарга чакыра.

Совет милли матбугаты эчтәлегенә зур йогынты ясый.

1919 елның мартында, Үзәк мөселман комиссариаты матбугат бүлеге Мәскәүдән Казанга күчкәч, «Чулпан» хәзерге «Ватаным Татарстан» газетасына нигез салган «Эш» газетасы белән берләштерелә.

Әдәбият

Нуруллина Р.М. Становление партийно-советской печати на татарском языке (1917–1925). Казань, 1978;

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.