Тарихы

Авыл 1758 елдан мәгълүм.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, умартачылык.

XX йөз башында авылда мәчет (1835 елдан билгеле), җил тегермәне, бакалея, икмәк саклау-сату кибетләре, 2 ярма яргыч була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3946,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Шәрип (Такталачык) волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Уразбай авылы җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда “Кызыл игенче” колхозы оештырыла. 1958 елда “Таулар” колхозы составында (Уразай авылы). 1994 – 2002 елларда “Таулар” кооперативлары берләшмәсе.

Халкы күбесенчә “Нур” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб (бина 1969 елда төзелә), башлангыч мәктәп (1920 еллар уртасында, бина 1979 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

М.С.Салихов (1930 – 2008) – РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, СССРның мәгариф отличнигы;

Д.А.Харисов (1958 елда туган) – ТРның атказанган транспорт хезмәткәре.

Халык саны

1795 елда – 90,
1834 елда – 217,
1859 елда – 395,
1870 елда – 433,
1884 елда – 494,
1897 елда – 521,
1906 елда – 602,
1913 елда – 500,
1920 елда – 383,
1926 елда – 410,
1938 елда – 458,
1949 елда – 388,
1958 елда – 403,
1970 елда – 399,
1979 елда – 340,
1989 елда – 244,
2002 елда – 213,
2010 елда – 205,
2015 елда – 192 кеше (татарлар).