Эчтәлек

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, тимерче алачыгы, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 576 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Урта Балтай волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Кызылтау авыл җирлеге составына керә.

1929 елдан – Тельман исемендәге, “Урак”, “Уңыш” колхозлары, 1949 елдан – Киров исемендәге колхоз, 1964 елдан – “Байрак” колхозы, 1994 елдан – “Байрак” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2011 елдан “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда клуб, мәчет (1999 елдан) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлеге табыла – Көлкәш авыллыгы (Болгар чоры).

Халык саны

1782 елда – 53 ир заты;
1859 елда – 247,
1897 елда – 365,
1908 елда – 437,
1920 елда – 425,
1926 елда – 390,
1938 елда – 361,
1949 елда – 281,
1958 елда – 187,
1970 елда – 180,
1979 елда – 143,
1989 елда – 88,
2002 елда – 62,
2010 елда – 51,
2015 елда – 48 кеше (татарлар).