Тарихы

Авыл 1651−1654 еллардан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Пучегино исеме белән дә мәгълүм. 1861 елга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (XIX йөздә С.К.Чичагов, И.Н.Юматов Цивильск һәм Зөя өязе дворяннар башлыгы А.М.Михайлов, Е.А.Михайлова карамагында). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

Авыл Косякау авылының Троица-Покров чиркәве приходына карый.

1887 елда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла (33 ир бала һәм 12 кыз бала укый, беренче укытучы – И.Киселёва, попечителе – Н.Н.Филипсон).

XX йөз башында 5 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 676 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Косякау волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Олы Ачасыр авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда “Передовик” колхозы оештырыла. 1958 елдан авыл зурайтылган “Совет” колхозы (үзәк утары Олы Ачасыр авылында, 1994 елдан күмәк предприятие, 2001 елдан “Совет” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2003 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте составында (терлекчелек).

Мәдәният

Авыл территориясендә кәшәнә баганасы сакланган (XX йөз башы).

Күренекле кешеләре

С.С.Данилов (1910−1971) Дан орденының тулы кавалеры, старшина, сапёр.

Халык саны

1782 елда — 70 ир заты;
1859 елда — 404,
1897 елда — 567,
1908 елда — 734,
1920 елда — 676,
1926 елда — 666,
1938 елда — 615,
1949 елда — 382,
1958 елда — 278,
1970 елда — 129,
1979 елда — 84,
1989 елда — 52,
2002 елда — 35,
2010 елда — 32,
2017 елда — 28 кеше (руслар).