Биографиясе

1907 елның 18 апреле, Тубыл губернасы, Тубыл өязе Исәнев Йорты авылы дип фараз ителә – 2004 елның 23 июле, Ташкент шәһәре.

Ленинград коммуналь төзелеш инженерлары институтын тәмамлый (1934).

Моссовет карамагындагы проект оешмасында эшли һәм бер үк вакытта Мәскәү архитектура институтында укыта.

1937 елдан Үзбәкстанда яши.

1940–1962 елларда – Ташкент шәһәре архитекторы.

1964–1991 елларда Хәмзә исемендәге Сәнгать белеме институтында (хәзер Үзбәкстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Сәнгать белеме институты), 1967 елдан заманча архитектура секторы мөдире.

1997–2000 елларда Казанда Кол Шәриф мәчете проектын әзерләүдә консультант, Татарстан Республикасы архитекторлар берлегенең мактаулы әгъзасы.

Мидхәт Булатов хатыны Вера һәм дуслары белән. 1990 нчы еллар

Фотода сулдан уңга утыралар: 1. Рафаил Такташ (шагыйрь Һади Такташның улы) – академик, рәссам, сәнгать белгече, шагыйрь, сәнгать белеме докторы. 2. Вера Андреевна Булатова – археолог, фәннәр кандидаты. 3. Мидхәт Булатов. 4. Насхат Мөхтәр кызы Ибраһимова – атказанган табиб, Галимҗан Ибраһимовның туганы. 5. Худяков – фотограф. Сулдан уңга басып торалар: 1. Рафаэль Зарипов – туган якны өйрәнүче. 2. Рөстәм Гомәр улы Йосыпов – геология академигы, геохимик, Үзбәкстан Республикасы геология музее директоры, татар иҗтимагый үзәге рәисе. 3. Разия Галиевна Мөкминова – тарих фәннәре докторы, профессор, Каюм Насыйриның туганы. 4. Сөембика Гариф кызы Шәрипова – атказанган табиб, Гаяз Исхакыйның туганы. 5. Әнвәр Максудов – рәссам, шагыйрь. 6. Эльмира Рузиевна Рәсүлова – биология фәннәре кандидаты, физкультура институты доценты. 7. Фәридә Максудова – инженер

Иҗаты

Ленин комсомолы исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы (1939, хәзер А.Навои исемендәге Милли парк), Авыл хуҗалыгы министрлыгы бинасы (1943–1944), «Җиңү» паркы (1946–1947), белгечләр йорты (1947), «Пахтакор» стадионы (1953–1957, Л.Караш белән берлектә), Хадра мәйданындагы фонтан (1953), «Ташкент» кунакханәсе (1955–1957, Л.Караш белән берлектә, хәзер «Ле Меридиан Ташкент Палас») һ. б.; Сәмәрканд (1937–1938), Фергана (1938–1939), Коканд (1938–1939), Каган (1938–1939) һәм Ташкент (1952–1954) шәһәрләрен реконструкцияләүнең генераль планнары; Ташкент, Сәмәрканд, Бохара шәһәрләрендә административ һәм иҗтимагый биналары проектлары авторы.  

Булатов юкка чыккан цивилизацияләр һәм мәдәниятләрне үзенчәлекле юл белән өйрәнү алымын эшли, шуның нәтиҗәсендә Үзбәкстан һәм Казакъстан җирләрендә борынгы корылмалар табыла.

Булатов Улугбәк обсерваториясен реконструкцияләү проекты авторы («Интерарх-85» халыкара күргәзмәсенең алтын медале, София).

Хезмәтләре Урта Азия архитектурасы тарихы һәм теориясенә карый.

Бүләкләре

«Почет билгесе», «Мустакиллик» орденнары, «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» өчен медаль белән бүләкләнгән.

Истәлеге

Казан шәһәренең Идел буе районында Мидхәт Булатов исеме белән урам аталган.

Хезмәтләре

Мавзолей Саманидов – жемчужина архитектуры Средней Азии. М., 1976;

Геометрическая гармонизация в архитектуре Средней Азии 9–15 веков. М., 1988;

Космос и архитектура. М., 2009.