Тарихы

Авылга 1670 елларда нигез салына. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына карый, лашман хезмәтен үти. Бу чорда халкы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.

XX йөз башында авылда 4 мәчет, 3 мәдрәсә, мәктәп (1910 ел), 26 сәүдә-сәнәгать предприятиесе эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3426,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Иске Суыксу волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән – Буа районында.

Хәзер Иске Тинчәле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Молотов исемендәге колхоз оештырыла, 1957 елда «Алга» колхозы итеп үзгәртелә, 1959 елда күрше колхозлар «Волга» колхозына берләштереләләр, 1994 елдан «Волга» күмәк предприятиесе, 2015 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1923 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда – сигезьеллык, 1977 елда – урта (1982 елда яңа бина төзелә, 1991 елда Гомәр Гали исеме бирелә), 2016 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1991 елдан мәктәп каршында Гомәр Гали әдәби музее эшли (нигез салучы – язучы М.Мусин).

Авылда мәдәният йорты (мәктәп бинасында), китапханә, балалар бакчасы (1980 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар (1992 елдан).

Авыл янында археология истәлекләре: Иске Тинчәле I, II авыллыклары (Идел буе Болгар дәүләтенең монголларга кадәрге чоры), Иске Тинчәле торулыгы (буралы курган культурасы) табыла.

Күренекле кешеләре

Авылның күренекле кешеләре арасында: К.А.Абрамов (1897–1938) – дәүләт эшлеклесе, ТАССР Халык комиссарлары советы рәисе (1930–1937 елларда), Ленин ордены кавалеры;

М.К.Әбүбәкеров (1933–2007) – следователь, РСФСРның һәм ТРның атказанган юристы;

М.Ш.Алиев (1947 елда туган) – галим зоотехник, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры;

Х.Н.Атауллин (1937 елда туган) – ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры;

Н.Б.Вәлиев (1930–2001) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, РСФСРның атказанган зоотехнигы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары кавалеры;

Н.К.Габитов (1924–2001) – тәрҗемәче, ТАССРның, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Гомәр Гали (1900–1954) – язучы, әдәбият тәнкыйтьчесе, җәмәгать эшлеклесе;

Р.Ш.Гыймадиев (1947 елда туган) – механика өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы;

Н.М.Мөхитов (1965 елда туган) – генерал-майор, Батырлык ордены (өч тапкыр), өченче дәрәҗә «Ватанга СССР Кораллы көчләрендә хезмәте өчен», «Хәрби казанышлары өчен» орденнары кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 1424,
1897 елда – 2173,
1913 елда – 3021,
1920 елда – 2456,
1926 елда – 2043,
1938 елда – 1990,
1949 елда – 1395,
1958 елда – 983,
1970 елда – 980,
1979 елда – 928,
1989 елда – 515,
2002 елда – 469,
2010 елда – 346,
2015 елда – 349 кеше (татарлар).